

19 августта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Агыйделгә эш сәфәре барышында мәдәният объектларында булды. Шәһәрдә аларны федераль һәм республика программалары кысаларында яңарту дәвам итә.
Агыйдел үзәк китапханәсе 2025 елда мәдәният учреждениеләрен яңартуга бәйле конкурста җиңеп, республика бюджетыннан 8,8 миллион сум субсидия алган. Бу акчага түбә ремонтланган, тәрәзә һәм ишекләр алыштырылган.
Быел китапханә «Гаилә» гомумдәүләт проекты кысаларында төбәк һәм муниципаль китапханәләрне модернизацияләү программасына кергән. Ике ел дәвамында фасадны, фойены, актлар залын һәм башка бүлмәләрне капиталь ремонтлауга 25,8 миллион сум федераль акча юнәлтеләчәк. Эшләрне киләсе елда Республика көненә тәмамлау планлаштырыла.
Китапханә 1985 елда төзелгән. Аның фондында 50 меңнән артык китап бар, хезмәтләреннән якынча 5 мең кеше файдалана. Биредә үзәк китапханәдән тыш балалар модель китапханәсе, электрон уку залы һәм балалар ял бүлмәсе дә эшли.
Шәһәрнең тарихи-туган якны өйрәнү музеенда 11 экспозиция һәм дүрт күргәзмә залы бар. 2026 елның беренче яртысында анда 2 меңгә якын кеше булган. Быел музей техник җиһазлар белән тәэмин итү өчен 11,5 миллион сум субсидия алган. Бу акчага климат җиһазлары, интерактив панельләр һәм мультимедиа-гид сатып алынган.
Музей залларында косметик ремонт та дәвам итә. Эшләрне октябрьдә тәмамлау планлаштырыла.
Радий Хәбиров шулай ук «Идел» мәдәният йорты реконструкциясе белән танышты. Аны яңарту 2021 елда башланган, әмма эш барышында проектка үзгәрешләр кертү һәм өстәмә финанслау кирәклеге ачыкланган. Шуңа күрә 2024 елда реконструкция туктатылган.
Яңартылган проект хәзер дәүләт экспертизасында. Республика Мәдәният министрлыгы федераль финанслау җәлеп итү мөмкинлеген дә эшли.
Радий Хәбиров сүзләренчә, проект буенча экспертиза быел яңадан каралачак һәм расланачак, ә киләсе елда реконструкция эшләрен башлау планлаштырыла. мәдәният йортын яңартуга якынча ярты миллиард сум кирәк булачак. Эшләр берничә ел дәвам итәчәк.