+23 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Республика
21 Августа , 15:44

Башкортстан туристлар җәлеп итүдә башка төбәкләр белән көндәшлеккә әзер

Республикада туристлык инфраструктурасын үстерәләр, яңа ял итү урыннары булдыралар һәм Башкортстанны төбәктән читтә активрак танытырга җыеналар.  

Башкортстан туристлар җәлеп итүдә башка төбәкләр белән көндәшлеккә әзерБашкортстан туристлар җәлеп итүдә башка төбәкләр белән көндәшлеккә әзер
Башкортстан туристлар җәлеп итүдә башка төбәкләр белән көндәшлеккә әзер

Башкортстанның туристларны җәлеп итү өчен барлык мөмкинлекләре дә бар. Бүген республика башка төбәкләр белән кунаклар өчен көндәшлеккә әзер. Бу хакта «Башинформ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә Башкортстанның эшкуарлык һәм туризм министры Светлана Верещагина сөйләде.

Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта төп бурычларның берсе — Башкортстанның туристлык мөмкинлекләре турында күбрәк һәм активрак сөйләү. Бу юнәлештә Мәскәү, Санкт-Петербург һәм башка эре шәһәрләрдә эш алып барыла.

– Безнең чыннан да күрсәтерлек һәм сөйләрлек әйберләребез күп. Инфраструктура ягыннан без әзер. Хәзер туристларның безгә бер генә тапкыр булса да килүенә ирешергә кирәк. Чөнки бер тапкыр килгән кеше соңыннан кабат әйләнеп кайта, – диде Светлана Верещагина.

Министр билгеләп үткәнчә, республикада туристларның берничә көнгә калып ял итүе өчен урыннар да арта. Алар арасында геопарклар, Яктыкүл һәм Павловка сусаклагычы буендагы яңа комплекслар, глэмпинглар, шулай ук тарихи-мәдәни һәм сәнәгать туризмы объектлары бар.

Башкортстанның геопарклары да туристлар өчен мөһим үзәкләрнең берсенә әверелә. «Янган-Тау» геопаркындагы «Мәчетле» геологик разрезы киләчәктә «алтын кадак» статусы алырга мөмкин. Геопарк директоры Аделина Хәсәнова сүзләренчә, биредә планетабызның формалашу тарихын күрергә мөмкин.

Республика халкы арасында Торатау шиханы, Красный Ключ чыганагы һәм «Святые кустики» монастыре аеруча популяр. Сәнәгать туризмы да үсештә. Бүген бу юнәлештә 51 предприятие катнаша.

Башкортстанны республикадан читтә таныту өчен Беларусь, Үзбәкстан һәм башка илләр белән дә хезмәттәшлек итәләр. Туризм күргәзмәләрендә катнашалар, чит төбәкләргә һәм илләргә эшлекле сәфәрләр оештыралар.

Светлана Верещагина билгеләп үткәнчә, туристлык инфраструктурасын булдыру гына җитми. Кунак республикадан яңа тәэсирләр алып китәргә тиеш.

– Турист бездән тәэсирләр белән китәргә тиеш. Биредә кунакчыллык та, мәдәни код та, төрле чаралар да бергә нәтиҗә бирергә тиеш, – дип ассызыклады министр.

"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102

Автор:Денис Таваев
Читайте нас