

2016 елдан үткәрелә торган чара быел биш меңнән артык тамашачыны җыйган. Фестиваль Русиянең 11 төбәгеннән 150ләп реконструкторны, 35тән артык һөнәрчене һәм фольклор коллективларын берләштерде.
Программа тулы бер чорны – Урта гасырлардан алып XX гасыр вакыйгаларына кадәр колачлады. Киң колачлы чара Президент грантлары фонды һәм «Туризм һәм кунакчыллык» гомумдәүләт проекты ярдәмендә узды.
"Бирская старина" инде ике тапкыр Russian Event Awards халыкара премиясенә лаек булды. Бүген Бөре Башкортстанның вакыйгалы, тарихи-мәдәни һәм гаилә туризмы үзәкләренең берсе статусын ышанычлы рәвештә ныгыта.
«Бирская старина» фестивале тарихка сакчыл караш мәдәни бурыч кына түгел, ә көчле туристлык продукты да була алуын күрсәтә. Тарихи реконструкция, традицион һөнәрләр, халык ашлары һәм төрле чорларның көнкүреше белән танышу аша Бөре үз мирасын заманча аудиториягә аңлаешлы һәм кызыклы итә. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның тарихи хәтерне саклауга һәм мәдәни башлангычларны үстерүгә эзлекле игътибары мондый проектларга республика халкы һәм кунакларын җәлеп итү ноктасына әверелергә мөмкинлек бирә. Нәтиҗәдә тарих музей фондларында гына калмый - ул территория, туризм һәм локаль икътисадны үстерүгә эшли.
Бүген бөренең туристлык көн тәртибе бер фестиваль белән генә чикләнми. Ел дәвамында биредә «Бөре пилмәннәре», «Керәшен салкыннары», «Баһадир күңел ачулары», Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне һәм башкалар уза. 2025 елда Бөредәге коллектив чараларда 14 меңнән артык кеше тукталган - үсеш 29,2 процент тәшкил иткән. Шәһәрдә туристлык инфраструктурасы үсеш ала: туристлык-мәгълүмат үзәге булдырылды, арт-объектлар, заманча навигация, «Чирковъ» Креатив киңлеге, яңа ял базалары һәм парк-отель барлыкка килде. Шулай итеп, вакыйгалар календаре акрынлап Бөрене бер көнлек килү ноктасыннан тулы туристик юнәлешкә әверелдерә.
Бөре районы үсеше дәүләт ярдәмен һәм эшкуарлык башлангычын берләштерүнең нәтиҗәлелеген күрсәтә. 2023-25 елларда районның биш туристик проекты гомуми суммасы 97,3 миллион сумлык ярдәм алган, шул ук вакытта яртысын диярлек бизнесның үз акчалары тәшкил иткән. Өч объект " Туризм һәм кунакчыллык" гомумдәүләт проекты кысаларында төзелгән, ә бүген районда тагын ике өстенлекле инвестиция проекты гамәлгә ашырыла, аларның гомуми күләме 158,5 миллион сум тәшкил итә. Мондый алым туристлар агымын арттырырга гына түгел, ә яңа эш урыннары булдырырга, хезмәт күрсәтү өлкәсен үстерергә һәм муниципалитетларның тотрыклы икътисадын формалаштырырга мөмкинлек бирә.
Бу җәһәттән «Ресурсрекреатсервис» директоры,"Миа Терра" ял базасы диреткторы Елена Классен-Морилова үз фикерләрен белдерде.
- Соңгы берничә елда безгә килүче туристлар саны бермәдер артты. Без 2022 елда ачылган идек. Дөресен генә әйткәндшә, эчке туризмның үсешенә "сарафан радиосы" зур йогынты ясый. Атап әйткәндә, безгә килүче туристлар теләгәнчә ял итеп, безнең хезмәттән никадәр риза, шулкадәр безнең клиентларыбыз да күбрәк. Безгә респаубликада яшәүчеләрдән тыш, Удмуртия, Татарстан республикалары, Пермь крае һәм Себер якларында яшәүчеләр килә. Әлбәттә эчке туризмны үстерүгә багышланган чаралар да үз өлешен кертү. Ә федераль һәм республика грант акчалары бу өлкәне тагын да үстерергә һәм аны камиләштерүгә этәргеч бирә. 2023 елда бездә республика грант акчаларына инфраструктураны үстердек, яңа җиһазлар сатып алдык. Шул ук елны федераль грантына да ия булдык. Бу исә безгә өстәмә өйләр төзергә ярдәм итте. шулай итеп, бүген бездә 18 ял итү йорты бар. Бүген без берьюлы 100 кешене кабул итә алабыз. Шугны дә әйтергә кирәк, без ел әйләнәсенә эшлибез. Кышын да безгә килүчеләр битк күп. Моның өчен әлбәттә, үзебезнең шәһәр хакимиятенә дә рәхмәтенмне җиткерәм. Бездә туризмны үстерүгә багыланган чаралар еш үтә. Безнең тармак республика һәм ил җитәкчелегенең даими игътибарында. Гомумән, без һәрвакыт җитәкчелекнең ярдәмен тоябыз. шулай булгач безгә тагын да үсәргә, хезмәтләребезне арттырырга мөмкинлек бар, диде ул.
Республика җитәкчелеге ярдәмендә туристлык тармагы берьюлы берничә юнәлеш буенча - Вакыйгалы, экологик, сәнәгать, автомобиль, фәнни-популяр һәм шифаханә-курорт юнәлешләре буенча үсә. 2025 ел йомгаклары буенча Башкортстанда туристлар агымы 2,44 миллион сәфәрдән артып китте, бу республикага Идел буе федераль округында өченче урынны алырга мөмкинлек бирде. 2026 елның беренче яртыеллыгында түләүле туристик хезмәтләр күләме 12,9 миллиард сумга җитте, 14,3 процентка артты. Республикада туризм өлкәсендә 45 өстенлекле инвестиция проекты гамәлгә ашырыла, аларның гомуми күләме 58,7 млрд сумнан артык. Идарә командасының бурычы - һәр муниципалитетның көчле табигый, тарихи һәм мәдәни үзенчәлекләрен икътисадый үсешнең реаль нокталарына әверелдерү.
Бөре - системалы эш үрнәкләренең берсе генә. Бүгенге көндә Башкортстанда 700дән артык туристик маршрут эшли, ике геопарк ЮНЕСКО глобаль челтәренә керә, Шүлгән-Таш мәгарәсенең кыяда ясалган рәсеме ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән. Республика икенче ел рәттән вакыйгалар - туристлык потенциалы буенча Русиядә дүртенче урында тора. «Башкортстанның Алтын боҗрасы», Көньяк Урал сукмагы, сәнәгать һәм фәнни-популяр туризм үсеш ала. Мондый диверсификация туристларның төрле категорияләрен җәлеп итәргә һәм туристлар агымын республика территорияләре арасында бүләргә мөмкинлек бирә, шул исәптән кече шәһәрләр һәм авыл районнары өчен дә яңа мөмкинлекләр булдыра.