

Уфа көннән-көн матурлана. Бер ел элек авыр техника гөрләгән җирдә бүген Евразия НОЦ вузара студентлар кампусының җиде манарасы күтәрелеп тора.
Төзүчеләрнең эше ахырына якынлаша. Булачак студентлар шәһәрчегенең масштабын аңлар өчен, стилобат боҗрасы эченә керергә кирәк.
Курайның җиде чәчәге кебек, 100 метрга кадәр биеклектәге җиде манара Агыйдел буеннан биеккә күтәрелгән. Аларның һәркайсы бөек галим — Пифагор, Аристотель, Авиценна, Шэнь Ко, Менделеев, Вернадский һәм Циолковский исемен йөртә.
Төзүчеләр өчен гыйльми титуллар артык авыр, шуңа күрә алар манараларны «Альфа», «Бета-1», «Бета-2», «Гамма-1», «Гамма-2», «Дельта-1» һәм «Дельта-2» дип атыйлар.
Һәр көнне объектка 1250 эшче эшкә чыга. График бик тыгыз: эшләр тәүлек буе ялсыз бара. Ноябрь ахырына кадәр манараларны тулысынча пыялалап куярга, ә бөтен объектны декабрьдә тапшырырга кирәк.
Барлык процесслар да параллель бара: бер бригадалар манараларның җылылык контурын япкан арада, икенчеләре асфальт җәя һәм эчке бүлмәләрне бизәү белән шөгыльләнә. Бу темпны сакларга һәм графиктан алда барырга мөмкинлек бирә, дип билгеләп үтә проект җитәкчесе Мансур Абдуллаев.
Инженерлык челтәрләренең 65 проценты төгәлләнгән, эчке бүлмәләрдәге эшләр 40 процентка, фасадлар 60 процентка үтәлгән.
Комплексның стилобаты тулысынча пыяла белән капланган, дүрт манараның яртысыннан артыгы пыялаланган, ә икесе тулысынча әзер.
IQ-парктан кампуска җылылык челтәрен күчерүне сентябрь ахырына кадәр тәмамлау планлаштырыла.
«Әле һава торышы яхшы, төзүчеләр актив режимда фасадларны пыялалауны тәмамлыйлар. Бу тышкы эшләрнең финиш этабы: манаралар тулысынча пыяла белән каплангач һәм җылылык контуры ябылгач, ноябрь ахырына эшчеләр, яңгырлардан һәм җилләрдән курыкмыйча, бөтен эш фронтын биналар эченә күчерә алачак», — дип сөйләде генподряд оешмасы җитәкчесенең ярдәмчесе Эрнест Йосыпов.
Компания өчен кампус төзү проекты — чираттагы җитди чакыру. Подрядчикның тәҗрибә тупланмасында Зубоводагы ковид-госпиталь, Көрәш сарае һәм ЦУР инде бар. Евразия НОЦ кампусын компания котлован казудан башлап төзи.
«Проект бик зур, бик кызыклы. Русиядә кампусның иң яхшы проекты. Бу безнең өчен дә, төзүчеләр буларак, зур тәҗрибә, ә монда яшәячәк һәм укыячак студентлар өчен, гомумән, әкият һәм хыял», — дип йомгаклады сүзен Мансур Абдуллаев.
«Кампус Уфаның чын бизәге булачак, — дип белдергән иде элегрәк Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров. — Без студентлар өчен уникаль мохит тудырабыз — тулай торак кына түгел, ә яшәү, уку, фән, спорт һәм мәдәният өчен киңлек. Мин, чыннан да, илдә иң яхшы кампусларның берсен төзибез дип саныйм».
Республика җитәкчесе үзенең чыгышында мондый масштаблы проектны гамәлгә ашыру «Яшьләр һәм балалар» гомумдәүләт проекты кысаларында федераль үзәк ярдәме нәтиҗәсендә мөмкин булды, дип ассызыклады.
Кампус проекты масштабы артында гади кешеләр: төзүчеләр, подрядчылар, инженерлар, геодезистлар, кранчылар, электриклар, фасадчылар, бизәүчеләр тора.
Эшчеләр объектның әзер хәлдә ничек күренәчәген күз алдына китереп, финалны үзләре дә түземсезлек белән көтүләрен таный.
Мисал өчен, электромонтаж компаниясенең 100дән артык белгече кампусның чын мәгънәсендә балкып китүе өчен җавап бирә. Баш инженер Фәнзил Бикбаев билгеләп үткәнчә, бурычлар күләме буенча бу проект алар элек төзегән Көрәш сараена караганда ким дигәндә ике тапкыр масштаблырак.
Электриклар монда узган ел ук подвал монолитыннан эшли башлаганнар, ә бүген команда финал этабына — манаралар эчендә розеткалар, сүндергечләр һәм яктырткычлар урнаштыруга күчә. Урамдагы эшләрнең дә финалы якын: тышкы яктырту өчен кабель салу 80 процентка әзер. Белгечләр инде терәк астына заклад детальләрен монтажлый.
«Монда электр, яктылык бик күп булачак. Проект буенча бөтен нәрсә яктыртылачак — эчке зоналардан алып тышкы парк зоналарына кадәр», — дип сөйләде инженер.
Эшчеләр манараларның җылылык контурын япкан арада, иң өстә дә мөһим эш фронты җәелде. Эрнест Йосыпов эшчеләрнең кампус манаралары түбәләрендә кояш панельләрен ничек монтажлауларын күрсәтте. Алар традицион энергия чыганакларын алыштырачак һәм электр чыгымнарының шактый өлешен каплаячак. Русия өчен бу әлегә сирәк технология, ә Уфада моның белән «Акыллы йорт» проекты гына аерылып тора.
«Бу тышкы челтәрдән куллануны алыштырачак. Ел әйләнәсе, кояш булганда. Температурага карамастан, бу яхшы эшли», — дип ассызыклый инженер.
Җайланманың гомуми куәте якынча 500 киловатт тәшкил итәчәк. Бу кампусның торак өлешендә кулланыла торган электр энергиясенең 25 процентын каплау өчен җитәрлек.
«Кампус электр энергиясен экономияли алачак. Бу электр чыгымнарын шактый киметәчәк. Төзелештәге чыгымнарга карамастан, әлеге технология 3–5 ел дәвамында үзен аклаячак», — дип өстәде Эрнест Йосыпов.
Ләкин шуны аңлау мөһим: бу манаралар — гаять зур комплексның икенче чираты гына. Кампус — студентлар өчен тулай торак кына түгел. Бу инде үз тормышы белән яши торган тулы бер фәнни-технологик галәм.
Кампус территориясендә фәнни лабораторияләр, үзәкләр, мәктәпләр, аудиторияләр эшли. Студентлар лекцияләргә килә, укучылар түгәрәкләргә йөри, аспирантлар фән белән шөгыльләнә.
Бу гаять зур система социаль лифт буларак эшләячәк, аны башка республикага китеп эзләргә кирәкми.
Талантлы балалар өчен төп юл гади: үз-үзеңне тормышка ашыру өчен туган якны ташлап китәргә кирәкми. Тарту үзәге монда төзелә.
Өстәвенә, мөмкинлекләр барысына да бирелә. Ерак Бөрҗән районы укучысы имтиханнарны югары балларга тапшырып, бирегә килә ала. Аңа югары уку йортына керергә ярдәм итәчәкләр, кампуста заманча торак бирәчәкләр һәм алдынгы галимнәр җитәкчелегендә лабораториядә эшләргә мөмкинлек бирәчәкләр.
Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров ассызыклаганча, бу проект — барыннан да элек талантлы кешеләр өчен монда, Башкортстанда, чын эш эшләү мөмкинлеге турында.
«Кампус — диварлар турында түгел, бу үз проектларыңны тормышка ашыру һәм үз хезмәтеңнең нәтиҗәсен республикадан китмичә күрү мөмкинлеге турында, — дип белдерде Министрлар Кабинеты башлыгы. — Аннан башка югары мәктәпне үстерү мөмкин түгел, эшләнмәләрнең төп заказчылары булган студентлар, укытучылар, галимнәр һәм сәнәгать партнерларының үзара тулы канлы хезмәттәшлеген булдыру мөмкин түгел. Безнең өчен бу стратегик проект, ул турыдан-туры төбәкнең дә, илнең дә технологик суверенитетын ныгыта, шулай ук югары квалификацияле кадрлар әзерли. Без идеядән прототипка кадәр юлны мөмкин кадәр кыскарта торган һәм фәнне икътисадның реаль секторына кертү мөмкинлеге бирә торган мохит булдырабыз. Бу — бөтен республика өчен үсеш ноктасы, аның интеллектуаль һәм сәнәгать киләчәге».
Ә булачак генийларны бишектән әзерли башлаячаклар. Кампуска инде гадәти мәктәпләр, балалар бакчалары һәм технопарклар интеграцияләнә. Бу бердәм экосистема төзергә мөмкинлек бирәчәк, анда мәктәпкәчә яшьтәге балалар табигать белеме нигезләре белән уен форматында танышачак, мәктәп укучылары — реаль тикшеренү проектларында катнашачак, ә студентлар гадәти мохитне алыштырмыйча гына кандидатлык диссертацияләре өстендә эшләүгә салмак кына күчәчәк.
«Бүгенге көндә, чынлыкта, без төзегән объектның потенциалын беркем дә аңламый диярлек. Әгәр дә без якын арада үсеп килүче буынга актив рәвештә инвестиция кертә башласак, республика бу өлкәдә реаль нәтиҗәне 15 елдан күрәчәк», — дип белдерде вузара кампус директоры урынбасары Эдуард Абдядилов.
Русия Президенты күп тапкырлар ассызыклаганча, заманча кампуслар челтәрен булдыру максаты — яшьләр өчен эталон киңлекләр формалаштыру.
«Уфада республика җитәкчелеге нәкъ менә шундый урынны булдыруга омтылды, — диде 2024 елда Уфада кампусның беренче чиратын ачу тантанасында Владимир Путин. — Без бу юнәлештә, һичшиксез, алга таба барачакбыз, бөтен ил буйлап шундый үсеш нокталарын булдырачакбыз. Уфа, чыннан да, илдә иң зур белем бирү үзәкләренең берсе».
Кампус тулай тораклары 2027–2028 елларда студентларны кабул итәргә әзер булачак. Хәзер команда номерларны броньлау белән шөгыльләнә. Студентлардан һәм югары уку йортларыннан заявкалар бүген үк бар, диләр. Урыннарның 95 проценты киләсе елның март ахырына биләнгән булачак, димәк, анда яшәргә һәм эшләргә теләгән студентларга таләпләр дә ачыкланачак.
Махсус белгечләр эзләячәкләр — мәсәлән, бер үк вакытта биология һәм ITне белүчеләрне. Өстенлек «бишле» билгеләренә генә укыганнарга, олимпиадачыларга һәм йөз балл җыючыларга биреләчәк.
Моннан тыш, тулай торак бүлмәләреннән тыш, кампуста бюджет бәяләрендә кунакханә номерлары да каралган. Бу ата-аналарга үз студент балаларын проблемаларсыз күрергә, ә кампусның үзенә даими рәвештә Бөтенрусия фәнни конференцияләрен, олимпиадаларны һәм слетларны кабул итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Ә яшь фәнни хезмәткәрләр өчен кампус тагын бер мөһим проблеманы хәл итәчәк — карьера һәм ана булуны берләштерү. БДМУ кафедрасы ассистенты Диана Зайцева билгеләп үткәнчә, биредә үк укытучылар балалары өчен балалар бакчасы ачылуын түземсезлек белән көтә.
Диана үзе Башкортстан медицина университетын тәмамлаган, генетика буенча аспирантурага кергән. Кампус лабораториясендә өч ел эшли, микробиология укыта. Укытучы сүзләренчә, узган елгы студентлар белән аерма бик зур. Элек студент-биологларга лекцияләрдә җиһазлар турында гына сөйлиләр иде, ә хәзер алар биредә мөстәкыйль рәвештә, «үз куллары белән», эшли алалар.
УУНиТ Кытай теле һәм мәдәнияте үзәге укытучылары шулай ук эшне киңәйтү өчен кампус төзелеше тәмамлануын көтәләр. Хәзер биредә 100–150 кеше — 7 яшьтән балалар, студентлар һәм өлкәннәр — шөгыльләнә.
Директор Элида Мөхәммәтова телгә кызыксынуның ел саен артуын билгеләп үтә. Бөтен комплекс ачылу белән укытучылар лаборатор зоналарда вузара хезмәттәшлеккә күчәргә һәм кампус территориясендә яшәячәк студентларны күбрәк кабул итәргә планлаштыралар.
Студентлар үзләре кампусны киләчәкне җыелу ноктасы дип атый.
Әйтик, БДМУның 6нчы курс студенты, «волонтер-медиклар»ның төбәк координаторы Урал Низаметдинов, аддитив технологияләр лабораториясенең яңа киңлеккә күчкән беренче хезмәткәрләрнең берсе буларак, кампусның тууын күрүе белән горурлана.
Ул кампусны теория реаль практика белән очраша торган идеаль мәйданчык дип саный.
«Миңа монда ачылганнан бирле булу бәхете елмайды. Хәзер без монда кешеләргә реаль ярдәм итә торган әйберләр эшлибез — мәсәлән, индивидуаль имплантлар булдырабыз. Укудан тыш, мин медицина волонтерлыгы эшен җитәкчелек итәм һәм биредә күптән түгел кардиологлар съезды кебек зур форумнар оештырам».
Студент түземсезлек белән төзелешнең тәмамлануын көтә.
«Икенче чиратны төзеп бетерүдән иң мөһиме — студентлар фәндә яшәсен, яраткан эше белән шөгыльләнсен һәм профессионал булсын», — диде ул.
УLНТУ аспиранты Артем Хәкимов бөтен укуын бакалавриаттан алып аспирантурага кадәр нефть университетында үткәрүен һәм аның юлы инде төгәл билгеләнгән булуына ышануын сөйләде. Әмма вузара кампуска экскурсия барысын да үзгәртте.
«Бервакыт монда экскурсиягә эләктем, медуниверситетның 3D басма лабораториясенә кердем — һәм барысы да үзгәрде. Анда заманча җиһазлар, кызыклы бурычлар һәм бик яхшы команда. Мин нәкъ менә монда эшләргә теләвемне аңладым.
Бина үзе гаҗәпләндерә: тыштан мин төзелешне генә күрдем, ә эчтән ул архитектура буенча космос. Уфа вузларының хәзер бер команда кебек бергә эшләве бик шәп. Минем белемнәрем медицинага һәм республикага кирәк булыр дип ышанам», — ди егет ышаныч белән.
Төзелеш тәмамланырга санаулы айлар кала. Тиздән краннар шаулавы басылачак, студентлар тормышы кайный башлаячак. Кампуска бөтен илдән олимпиадаларга һәм хакатоннарга мәктәп укучылары һәм студентлар җәлеп ителәчәк, галимнәр конференцияләр өчен заллардан файдаланачак. Уфа манараларының фотолары ил буйлап тарала башлаячак, проект турында республикадан читтә дә беләчәкләр һәм Уфадагы вузара кампус, уйланылганча, Русиянең заманча фән үзәге булачак.