+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Республика
8 Сентября , 04:25

Авылда тормыш башка!

Монда эшнең дә, ялның да үз үзенчәлекләре бар

Авылда тормыш башка!Авылда тормыш башка!
Авылда тормыш башка!

 

Күрсәтте күрмәгәнне миңа быелгы җәй! Кулга чалгы тоттырды хәтта! Миңа! Уема кергән эш тә түгел иде – чалгы тотып ындырда үлән чабу!

Ә бит, озын гомер яшәп, хәтта әнинең дә аңа якын барганы булмады! Мине шундый иркәләп кенә үстергәннәр иде, югыйсә. Әти беркайчан да андый эш коралларына тотындырмады, кулга тырма алганда да: “Кит, кит, хатын-кыз эше түгел ул!” – дип кенә җибәрә иде. Кыскасы, минем назлы балачак һәм ваемсыз яшьлек елларымның рәхәтен бишләтә кайтарып алды быелгы җәй.

Бер рәхәте бар авыл тормышының – көндәлек макияждан, ай саен яңартылучы маникюрдан һәм һәр иртәне кием сайлау мәшәкатеннән арынып тору! Монда күршеләрем һәм авылдашларым болай да, макияжсыз да кабул итә, ярата!
Җәйге авылның калган рәхәтләре дә җитәрлек, аннан да бигрәк, “әти-әни нигезен тиешле тәрбиядә тотам бит әле”, дигән канәгатьлек хисе дә рәхәтлек өсти миңа.
Аякта – галуш, башта – яулык, артта Кәпәй кыялары! Оҗмах!

Авылда җәй күңелле инде ул. Кызыклы да әле! Күрше кызы кергән иде бүген. Мәктәп еллары шуклыкларын искә төшереп көлештек. Аулак өйләрне искә алдык – без үскәндә әти-әни кунакка китсә, аулакка җыелулар бар иде. Күршем сөйли: “Бервакыт аулакка сезгә җыелдык, – ди. – Бүлмәнең берсендә “түгәрәк” уены уйныйбыз, икенчесенә – “җәза” бирелгән парны үбешергә чыгаралар да, ишекне ябып куялар. Мин дә чыктым шулай “җәза” алырга, кем белән икәнен дә хәтерләмим инде хәзер. Иии, шунда үбешеп торабыз ди мени инде, без – бала-чага! Килеп керү белән үк безнең күз өстәлдәге бер савыт хәлвәгә төште! Тотындык без “пар”ым белән ашыга-ашыга шул хәлвәне “сыпыртырга”. Үбешү урынына теге савытны тиз генә ялтыратып та куйдык! Ул арада күрше бүлмәдән: “Чыкмыйсызмыни сез бүген?” – дип кычкырышып көлешә дә башладылар. Үзләренчә, безне үбешеп туймыйлар дип уйлыйлардыр инде. Белмиләр безнең монда сыйланып утырганны”.
Ахирәтем сөйләгәндә, боларның барысы да күз алдыннан йөгереп үткәндәй булды. Көлештек рәхәтләнеп! Элек тә, хәзер дә юктан да кызык таба белүче буын шул, кайчан да авыл баласы булып калучы без!

Елена ФАТЫЙХОВА.
Бүздәк районы,
Кәпәй-Кобау авылы.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас