22-23 августта Бөре шәһәрендә “Бирская старина” зур фестивале узды. Чара Бөре районындагы “Бөре крепосте” тарихи паркы территориясендә үтте.
— “Бирская старина” фестивале реконструкторларның зур булмаган башлангычыннан меңләгән кешене берләштерүче колачлы вакыйгага әверелде. Креатив форматлар ярдәмендә туган як тарихын төрле чорлардагы көнкүреш, һөнәрчелек һәм традицияләр аша күрә алабыз. Республикада мондый проектлар күбрәк булсын өчен тырышачакбыз, чөнки алар үткәннәр турындагы истәлекне саклый һәм аны яңа буынга тапшыра, – диде Башкортстанның эшкуарлык һәм туризм министры Светлана Верещагина.
Фестиваль туган як тарихына, мәдәниятенә, традицияләренә һәм һөнәрләренә багышланды һәм берничә тематик юнәлешне үз эченә алды. Кунакларны авиашоу элементлары һәм хәрби техника кулланып, хәрби-тарихи реконструкцияләр, реконструкторларның интерактив лагерьлары, “Онытылган рецептлар” тарихи кухнясы смотры, “Алма спасы” фольклор бәйрәме, “Мушкет һәм волынка” фолк-рок концерты, “Җиңү юллары белән” ретро-техника күргәзмәсе, сәүдәгәрләр стилендә тезелгән сәүдә рәтләре каршы алды. Быел бу фестивальдә Русиянең 13 төбәгеннән реконструкторлар, һөнәрчеләр һәм фолк-коллективлар катнашты.
Республика Башлыгы Радий Хәбиров чараның тематик мәйданчыкларын зур кызыксыну белән карады. Кунакларга көнкүреш әйберләре, милли киемнәр һәм күчмә халыкның төп йорты булган киез тирмә куелган күргәзмәне тәкъдим иттеләр. Шулай ук биредә традицион уктан ату һәм милли аш-су әзерләү буенча осталык дәресләре узды.
“XX гасырда Бөре” экспозициясенә Бөре өязе музее хезмәткәре Ольга Антонова чын туку һәм җитештерү станогы, агач тегермән һәм крестьян көнкүрешенең башка атрибутларын җыйган. Шулай ук биредә элекке фотографияләр, документлар һәм милли костюм элементлары күрсәтелде, декоратив-гамәли иҗат буенча осталык дәресләре үткәрелде. Мәйданчыкка килүчеләр Бөре өязенең XX гасыр башында ничек яшәвен үз күзләре белән күрде.
Иртә Урта гасыр реконструкторлары лагере дружиначылар көнкүрешенең ничек оештырылуын күрсәтте. Биредә чатырлар, хәрби киемнәр һәм кораллар – көбәләр, шлемнар, калканнар, кылычлар, балталар, сөңгеләр, дружинаның күрсәтмә сугышлары, шулай ук учакта ризык әзерләү күрсәтелде.
Башкортстан Башлыгы республикада креатив индустрияләрне гамәлгә ашыруның бер өлеше буларак, вакыйгалы чараларны үстерү зарурлыгын ассызыклады.
– “Бирская старина” фестивале — тулысынча мөстәкыйль иҗтимагый башлангыч. Һәм менә шундый гаҗәеп кешеләр, мөгаен, милләтнең нигезе булып торадыр да. Алар тарихи сугышларны тергезәләр, шул чорның костюмнарын, коралларын, көнкүрешен яңарталар. Чынлыкта бу бик кызыклы. Ике көндә биредә 10 меңгә якын кеше булган, өстәвенә, бу урындагы халык кына түгел, бирегә Уфадан да, башка төбәкләрдән дә киләләр, хәтта чит ил кешеләре дә булган.
Мондый хәрби-патриотик клубларның республикада берничә булуын билгеләп үтәсем килә. Аларга ничек ярдәм итәргә икәнен уйларга кирәк. Алар белән очрашырга һәм бу турыда сөйләшергә кирәк булачак. Вакыйгалы чараларның календарь планына әлеге фестивальне дә финанслауны тәэмин итү өчен кертергә планлаштырабыз.
Креатив индустрия — ул фольклор, этник, мәдәният кенә түгел. Аларны икътисад күзлегеннән карарга кирәк — иҗади продукт тудыручы талантлы кеше аны сатарга тиеш. Без бу өлкәне үстерү өчен күп нәрсә эшләсәк тә, барыннан да элек иҗади кешеләрне акча эшләргә өйрәтергә кирәк. Шунысы мөһим, безнең төбәк федераль дәрәҗәдә республика ярдәм чаралары, активлык буенча бик яхшы күренә. Без моны бик актив башладык, — диде Радий Хәбиров.
Гөлия МөГАЛлИМОВА.