+10 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Республика
3 Октября , 03:14

Шәһәр-авылларыбыз балкып тора!

Соңгы елларда республикада моңача күрелмәгән дәрәҗәдә төзекләндерү эшләре башкарылды

Добавить в предпочтительные источники Google
Шәһәр-авылларыбыз балкып тора!Шәһәр-авылларыбыз балкып тора!
Шәһәр-авылларыбыз балкып тора!

Кичә. Бүген. Иртәгә.

2024 елда Башкортстанның барлык муниципалитетларында 123 иҗтимагый киңлек тәртипкә китерелгән, шуларның 73е – шәһәрләрдә һәм 50се – авылларда. Бу күрсәткеч буенча Башкортстан Идел буе федераль округында – беренче һәм Русия Федерациясе субъектлары арасында дүртенче урынга чыкты.
2025 елда Башкортстан Республикасы иҗти­магый территорияләрне төзекләндерүгә акчаның шактый өлешен федераль бюджеттан алды. Былтыр гомум суммасы 1,2 миллиард сум булган 94 киңлек яңартылды.
Быел Башкортстанда 144 иҗтимагый территорияне төзекләндерү өчен Русия бюджетыннан бер миллиард сумнан артык акча бүленгән. Барлык 144 территория дә бөтенрусия онлайн-тавыш бирү нәтиҗәләре буенча билгеләнгән.  Анда республи­каның 770 меңнән артык кешесе – һәр бишенче кеше диярлек катнашкан. Проектта барлык 63 муниципаль берәмлек катнаша.
2027 елда Башкортстанда 152 киңлекне, шул исәптән “Яшәү өчен инфраструктура” гомумдәүләт проектының “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” федераль проекты кысаларында тавыш бирү нәтиҗәләре буенча халык тарафыннан сайланган 147 мәйданны тәртипкә китерергә планлаштыралар. Бу хакта республиканың торак-коммуналь хуҗалык министры Ирина Голованова белдерде.
Төзекләндерү объектлары арасында Уфада – Салават Юлаев исемендәге мәйдан, Стәрлетамакта – Ленин проспекты буенча аллея, Октябрьскийда Юрий Гагарин исемендәге һәм “Нефтяник” парклары.
Ирина Голованова белдерүенчә, иҗтимагый киңлек­ләрне проектлау башланды, алар быел Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру буенча Бөтенрусия конкурсында җиңде.
Моннан тыш, Уфада Затон күперен капиталь ремонтлау буенча колачлы инфраструктура проектын гамәлгә ашыру механизмы карала. Корылманы яңарту эшләре 2027-28 елларда башкарылыр дип көтелә. Бу М-5 федераль трассасыннан Көнчыгыш чыгу юлы һәм шәһәр урам челтәре аша Уфа аръягына кадәр һәм алга таба яңа М-12 тизйөрешле трассасына кадәр транспорт коридоры формалаштырырга мөмкинлек бирәчәк.

Башкортстан Башлыгы Радий ХӘБИРОВ:
“Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру” программасы ярдәмендә без торак пунктларыбыздагы күпсанлы мәсьәләләрне хәл итәбез. Моның белән актив шөгыльләнүне дәвам итәчәкбез”.

Уңай тәҗрибә

Ишембай шәһәре 2022 елда шәһәр мохитен формалаштыруның иң яхшы проектына Бөтенрусия конкурсында җиңде. 2024 елда Александр Матросов исемендәге паркны реконструкцияләүнең икенче этабы тәмамланган. Бүген монда яңа сәхнә, яңартылган җәяүлеләр юллары һәм амфитеатрлы вакыйгалар мәйданчыгы халыкны сөендерә.
Күмертауның “Пятки” паркындагы күзәтү мәй­данчыгында койманы монтажлау, юл өслеген тәртипкә китерү һәм яшелләндерү төгәлләнгән. Биредә кече архитектура формалары барлыкка киләчәк, видеокүзәтү урнаштырылачак. Иске Буа территориясендә мафлар урнаштыруга һәм җәяүлеләр юлларын төзекләндерүгә әзерләнәләр.
Уфаның Дим районында “Баланово” паркын төзекләндерү дәвам итә. Быел 23 гектар террито­риянең 4,6 гектары яңартылачак. Биредә 4,3 мең квадрат метрдан артык яңа асфальт-бетон түшәмә, яктырту баганалары, резина өслекле балалар мәйданчыгы, парковка урыннары барлыкка киләчәк. Төзекләндерүнең беренче этабын октябрьдә тәмамлау планлаштырыла.
Югары Кыйгы авылында Ибраһимов урамы төзекләндерелде. Биредә оригиналь арт-объект – металл постаментта “Кыйгыр” җәяүлеләр зонасы барлыкка килде. Җәяүлеләр зонасын яңа эскә­мияләр, урналар һәм сыйфатлы яктырту бизи.
Калтасы авылы халкы матур урман аша узучы 820 метр озынлыктагы яңа “Сәламәтлек сукмагы”на ия булды. Маршрут уңайлы брусчатка, фонарьлар һәм кече архитектура формалары белән җиһаз­ландырылган.
Стәрлебашта Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан “Хәрби Дан һәм Хәтер аллеясы” ачылды. Әфганстан, Чечня, Таҗикстан терри­торияләрендәге локаль сугышларда катнашкан якташларыбызга стелалар яңартылды.
Бөре шәһәрендә Яр буе урамында ял итү зонасын төзекләндерү төгәлләнде. Җәяүлеләр өчен тер­риториядә шактый күләмдә эшләр башкарылды: яңа брусчатка җәелде, бордюрлар куелды, яктырту баганалары, таганлы пергол монтажланды. Тарихи стильдә коелган декоратив детальләр кулланып эшләнгән беседка төп бизәк булып тора.
Нәкъ менә шушы территорияне Бөре халкы 2025 елда төзекләндерү өчен иҗтимагый киңлекләрне сайлау буенча бөтенрусия онлайн-тавыш бирү вакытында сайлаган. “РефСтройПроект” җәмгыяте подряд оешмасы үз эшен сыйфатлы башкарган.
Яңартылган Яр буе урамы Агыйделгә, аның аръягына һәм елга портына ачылган күркәм күренеш белән тагын да ямьләнде, бу бөтен гаилә белән ял итү өчен менә дигән урын. Территория бөрелеләрнең яраткан ял урынына әйләнде.

Зур объектлардан

2019 елдан “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” федераль проекты буенча төзекләндерелгән Башкортстандагы объектлар:
Уфа. “Кашкадан” паркы – башкалада төзек­ләндерелгән иң эре объектларның берсе. Монда Кашкадан күленең котлованы чистартылды һәм тирәнәйтелде, яр буйлары ныгытылды, ак ком китерелде. Пирслар, таганлы перголлар, балалар һәм спорт мәйданчыклары булдырылды. Паркның төп истәлекле урыны – уникаль музыка фонтаны.
Уфа. “Башкортстан урманчылары” паркында балалар мәйданчыгында эко-стильдә уен комплекслары төзелде, хәвефсез өслек урнаштырылды. Мәйданы буенча бу балалар мәйданчыгы – шәһәрдә иң зурысы.
Стәрлетамак. Стәрле елгасы яры. Аны төзекләндерү 2023 елда тәмамланды. Биредә җәяүлеләр юллары, пирслар, яңа балалар һәм спорт мәйданчыклары барлыкка килде.
Нефтекама. “Мирас” галереясы янындагы сквер төзекләндерелде. Монда заманча балалар мәй­данчыгы төзелде. Велосипед юллары булдырылды һәм тренажерлар урнаштырылды. Бу сквер памп-трек, экстрим яратучылар өчен бүләк.
Салават. Салават Юлаев исемендәге бульвар. Җәяүлеләр юллары яңартылды, эко-стильдә балалар өчен уен мәйданчыгы төзелде. Агачлар утыртылды, клумбалар булдырылды. Аллеяның үзен­чәлеге – аның төнге вакытта яктыртылуы.

Республика көненә ачылачак!

Уфаның иң борынгы паркларының берсе бул­ган Ленин паркы 7,5 гектар мәйданны били. Аңа 1869-72 елларда нигез салынган, соңгы реконструкция эшләре 1980 елда үткәрелгән.
Паркны яңарту 2025 елның маенда башланды. Подрядчы оешма вәкилләре хәбәр итүенчә, төп эшләр тәмамланып килә. Паркта җәяүлеләр юллары яңартыла, утыргычлар һәм атынгычлар урнаштырыла, яктырту системасы тоташтырыла, чәчәкләр утыртыла. Тиздән фонтаннар да эшли башлаячак. Зәки Вәлиди урамы ягыннан кергән җирдә арканы төзек­ләндерү дәвам итә. Парк төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты булганлыктан, аның төп тарихи элементлары сакланган.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров паркның Республика көненә ачылачагын әйтте.

Резида ВӘЛИТОВА.


Автор:Резида Валитова