0 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Республика
6 Октября , 16:04

Башкортстан архивларында 9,5 миллионнан артык документ саклана

Башкортстанда тарихи документларны ачыклау һәм документаль мирасны саклау буенча эш дәвам итә.

Башкортстан архивларында 9,5 миллионнан артык документ сакланаБашкортстан архивларында 9,5 миллионнан артык документ саклана
Башкортстан архивларында 9,5 миллионнан артык документ саклана

Башкортстан Республикасы Хөкүмәте рәисе вазыйфаларын башкаручы Александр Шельдяев рәислегендә узган утырышта Башкортстан Архив фондының уникаль һәм аеруча кыйммәтле документлары турында сүз барды. Шельдяев билгеләп үткәнчә, мәгълүмат сугышлары чорында нәкъ менә беренчел чыганакларның төгәллеге тарихи хәтерне саклауда төп корал булып тора.

Республика архивларында 9,5 миллионнан артык документ саклана. Документлар саны буенча республика Идел буе төбәкләре арасында 7нче, муниципаль архивларда — 4нче, санлаштырылган документлар саны буенча — 4нче урында. Милли архивта 64 меңнән артык аеруча кыйммәтле документ бар.

Бу өлкәдәге эшчәнлек турында Архив эшләре идарәсе башлыгы Илһам Фаткуллин доклад ясады. Милли архив Идел буе федераль округының әйдәп баручы архивларыннан берсе. Хәзерге вакытта Дәүләт реестрына 44 документ кертелгән. Алар арасында 1773–1775 еллардагы Крестьян сугышы вакыйгаларын чагылдыручы, Салават Юлаев һәм Юлай Азналиннан сорау алу текстлары булган документлар бар. Василий Чапаевның резолюциясе булган документ та игътибарга лаек. Соңгы елларда мөфти Габдрахман Рәсүлевның 1941 елның 18 июлендәге Бөек Ватан сугышы башлану уңаеннан язылган мөрәҗәгате табылды.

— Бүгенге көндә аеруча кыйммәтле һәм уникаль документлар тулысынча санлаштырылган. Санлы күчермәләр архивның рәсми сайтында урнаштырылган, электрон фонд уку залларында ачык, — дип ассызыклады Илһам Фаткуллин.

Александр Шельдяев яңа уникаль документларны ачыклау һәм документаль мирасны саклау буенча планлы эшне дәвам итү кирәклеген билгеләде.

Автор фотосы.

Автор:Айсылу Камалова