0 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Республика
6 Октября , 16:00

Халыкны иң борчыган мәсьәләләр нинди?

Халыкны иң борчыган мәсьәләләр нинди?Халыкны иң борчыган мәсьәләләр нинди?
Халыкны иң борчыган мәсьәләләр нинди?

Башкортстан Хөкүмәте утырышында Александр Шельдяев җитәкчелегендә социаль челтәрләр һәм халык мөрәҗәгатьләренә мониторинг нәтиҗәләре тикшерелде.

Агымдагы елның 28 сентябреннән 4 октябренә кадәр ЦУРның «Инцидент-менеджмент» һәм Кире бәйләнеш платформасы 4 679 хәбәр теркәде — бу узган атнага караганда 247гә, ә үткән елның шул чорына караганда 6 325кә азрак (11 004).

Елена Прочаковская әйтүенчә, беренче урында — торак-коммуналь хуҗалык: 1 266 мөрәҗәгать (җылыту, су, түләүләр, су аварияләре; иң күбе Уфа, Белорецк районы һәм Нефтекамага туры килә). Икенче урында — юллар: 786 мөрәҗәгать (ремонт, чокырлар, төзекләндерелмәгән юллар, яктырту, төзелеш; Уфа, Стәрлетамак, Салават). Өченче урында — төзекләндерү: 702 мөрәҗәгать (яшел үсентеләр, яктырту, җәмәгать киңлекләре, чүп, парковка; Уфа, Октябрьск, Салават).

Иң күп мөрәҗәгать булган ун юнәлеш арасына шулай ук сәламәтлек саклау, мәгариф, социаль хезмәт, транспорт, иминлек, хәрби хезмәт керде. ЦУР барлык инцидентларны контрольгә алып, аларны муниципалитетларга, министрлыкларга һәм ведомстволарга юллады.

Узган атнада 6 126 мөрәҗәгать буенча эш тәмамланды: юллар — 628, ТКХ — 556, төзекләндерү — 450, сәламәтлек саклау — 260, мәгариф — 168. Ситуацион үзәккә 3 337 шалтырату кабул ителде: сәламәтлек саклау — 2 480, махсус хәрби операция — 515, ТКХ — 46.

Александр Шельдяев Транспорт министрлыгына башка ведомстволар белән берлектә социаль ярдәм алучыларга җәмәгать транспортының барлык төрләрендә ташламалы юл йөрү мәсьәләсен хәл итәргә кушты.

Автор фотосы.

Автор:Айсылу Камалова