

Агымдагы елның 9 аенда Башкортстанның дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүче Күпфункцияле үзәге (МФЦ) белгечләре өчен видеоконференция режимында 35 планлы дәрес үткәрде. Барлык 77 МФЦ офисы җитәкчеләре дә укыту узган. Моннан тыш, "Росреестр" һәм «Роскадастр» филиалы базасында 305 МФЦ хезмәткәре стажировка үткән. Дәресләр кадастр исәбен алу һәм күчемсез милеккә хокукларны теркәү документлары белән эшләү күнекмәләрен камилләштерүгә юнәлтелгән.
Идарә җитәкчесе Пётр Клец сүзләренчә, гражданнар һәм бизнес тиз һәм сыйфатлы хезмәт алсын өчен, һәр МФЦ белгеченең нинди документлар кирәклеген һәм аларны ничек дөрес рәсмиләштерергә белүе мөһим. Шуңа күрә семинарлар һәм стажировкалар даими уза: теория дә, практика да өйрәнелә, типик хаталар карала.
Агымдагы елның өченче кварталында 24 филиал һәм операцион залда «контроль сатып алулар» үткәрелгән: чиратта көтү вакыты 0–9 минут тәшкил иткән, барлык офисларда дәүләт пошлинасын түләү терминаллары һәм электрон чират системалары бар. МФЦ директоры Наталья Куприянова билгеләп үткәнчә, онлайн форматлар ерак территорияләрне дә колачларга мөмкинлек бирә, тестлар белемнәрне ныгыта, ә стажировка аларны практикада кулланырга ярдәм итә. Даими уку чаралары документлар кабул иткәндәге хаталарны киметә һәм гражданнарның дәүләт хезмәтләренә ышанычын арттыра.
Автор фотосы