

Бүген Уфада Башкортстанны 1969–1987 елларда җитәкләгән, Социалистик Хезмәт Герое Мидхәт Шакировка һәйкәл ачылды. Тантанада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, дәүләт эшлеклесенең туганнары, министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, җәмәгать оешмалары вәкилләре һәм шәһәр халкы катнашты.
Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, һәйкәл Мидхәт Шакировның һәм аның белән бергә республика үсешенә өлеш керткән кешеләрнең хезмәтенә хөрмәт символы булачак. Ул дәүләт эшлеклесенең катлаулы чорда республика белән җитәкчелек итүен, сәнәгать һәм инфраструктура үсешенә зур өлеш кертүен ассызыклады.
– Бу һәйкәл, беренче чиратта, Мидхәт Закировичның кешеләргә хөрмәт һәм мәхәббәт белән карап, республиканы алга алып барганы өчен рәхмәтебезне белдерү. Ул шәһәрләр төзегән, илебезне үстергән һәм безгә үз тәҗрибәсен тапшырган буынга да хөрмәт билгесе булып тора, – диде Радий Хәбиров.
Мидхәт Шакировның кызы Нәлия Имашева әтисенең республика үсешенә керткән өлешен искә алды. 1981 елда аңа Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелгән. Ул шулай ук биш Ленин ордены, ике Хезмәт Кызыл Байрагы ордены һәм Бөек Ватан сугышы елларындагы фидакарь хезмәте өчен медаль белән бүләкләнгән.
Һәйкәл Уфадагы Мидхәт Шакиров исемендәге скверда, Коммунистик һәм Дорофеев урамнары кисешкән урында урнашкан. Автор — Русиянең халык рәссамы, скульптор Салават Щербаков.
Композициянең үзәгендә гранит постаментта дәүләт эшлеклесенең 2,3 метр биеклектәге бронза сыны тора. Арткы пилонда Башкортстанның сәнәгате, авыл хуҗалыгы һәм мәдәнияте үсешенә багышланган рельефлар урнаштырылган.
2025-26 елларда сквер төзекләндерелгән: гранит плитәләр җәелгән, газоннар салынган, яктырту системасы урнаштырылган һәм ял итү урыннары булдырылган. Тантана ахырында Радий Хәбиров һәм мәртәбәле кунаклар һәйкәлгә чәчәкләр салды.
"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102