

Башкортстанда 23 октябрьгә каршы төндә температура −7 градуска кадәр төшәчәк. Башгидромет шундый фараз бирде.
Көндез төбәктә +8дән +13 градуска кадәр җылы көтелә.
Явым-төшем фаразланмый.
Алдагы көннәрдә һава торышы сизелерлек үзгәрмәячәк: төнлә температура минус булачак, көндез исә +10 градустан югары күтәреләчәк.