«ЯЗ» редакциясенә ярдәм сорап, зыян күрүчеләрнең кызы Рената Нуреева язган. "Йорт белән бөтен әйберләр, документлар, акчалар, кыйммәтле әйберләр, машина, гомер буе туплаган милек янып бетте. Хәтта яраткан песи дә балалары белән янган. Битараф булмаганнарга безгә ярдәм итүләрен сорап мөрәҗәгать итәм. Без теләсә нинди ярдәмгә, шул исәптән гуманитар ярдәмгә дә рәхмәтле булачакбыз: азык-төлек, урын-җир әйберләре, кием (50-52 үлчәмле хатын-кызлар, 48-50 үлчәмле ир-атлар киеме), аяк киеме (хатын-кызларныкы - 39нчы үлчәмдә, ир-атларныкы - 43), савыт-саба һәм башкалар.