+13 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
9 апрель 2021, 13:00

Бүре белән бер фатирда...

Уфада яшәүче кыз күпләрне гаҗәпләндерә.

Уфада яшәүче кыз күпләрне гаҗәпләндерә.
Уфада яшәүче Алидә Насыйрова кечкенәдән үк этләр яраткан, ләкин һәрвакыт үзенә хас булган хайванны булдырырга хыялланган. Гәүдәсе зур булуга карамастан, Кира кушаматлы бүре баласына нибары 10 ай. Ул 75 процентлы гибрид: бүренең әтисе яклап маламут бар, ә әнисе - чын бүре.
- Этләр балачакта булды инде, бүреләр белән кызыграк, - ди Алидә. - Алар - бөтенләй башка, барыбер ерткычлар, ә этләр - кешегә йөз тоткан хайваннар.
Башкортстанда асрау өчен бүре табу җиңел түгел, шуңа күрә аның артыннан Чиләбегә барырга туры килгән кызга.
- Кешеләргә агрессия күрсәтми, - ди Кираның хуҗабикәсе. - Аның психикасы көчле, тотрыклы, һәм агрессиягә ул җавап бирми. Аны тешләгән этләр бар, алар аның янында үзләрен агрессив тота, тик ул җавап бирми. Кира өрми, улый. Мәсәлән, мин фатирдан чыгып китә башласам улый ул. Шулай итеп ул миннән еракка һәм озакка киттеңме дип сорарга тырыша. Ягъни алар өчен улау - ерак араларда сөйләшү, - ди кыз.
Бүген алар фатирда икәү яши. Гомумән, Алидә сөйләвенчә, бүре этләрдән бик нык аерыла. Кыз аны чи ит, яшелчә, җиләк-җимеш белән сыйлый. Кира коры ризык ашамый. Әлбәттә, бүренең характеры да этләрдән бик нык аерыла икән.
Фото: ufa1.ru
Читайте нас: