+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
23 март 2021, 11:12

Бала 12нче каттан килеп төшкән

Сабый әлеге вакытта Уфа дәваханәсендә.

Уфада 22 март кичендә Энтузиастлар урамындагы 13нче йорт тәрәзәләре астында бала табылган. Ул биеклектән егылганда характерлы җәрәхәтләр алган. Малайның 12 каттагы фатирда яшәве билгеле. Булган хәл турындагы хәбәр шәһәрнең мәгълүмат-диспетчерлык үзәгенә 23 сәгать тирәсендә кергән.

Урынга башкаланың ашыгыч хезмәтләре чыккан.

"Килеп җиткән ашыгыч ярдәм бригадасы 6 яшьлек малайны дәвханәгә китергән. Башлангыч мәгълүматлар буенча, һәлакәт вакытында бала өйдә үзе генә булган", - дип хәбәр итәләр Уфаның Гражданнарны яклау идарәсе матбугат хезмәтендә.

Килеп чыккан хәлнең сәбәпләре һәм шартлары ачыклана.

Әлеге хәл әти-әниләрне янә уяу булырга чакыра. Балаларыбызның гомере өчен җаваплы булуыбызны онытмыйк.
Фото: pixabay
Читайте нас: