+6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
28 апрель 2021, 12:07

Бала ярты ел инде караватта...

Автоавариядә зыян күргән кыз ярдәмгә мохтаҗ.

Благовещен шәһәрендә авариядә зыян күргән һәм кыйммәтле операциягә мохтаҗ бала яши. 6 яшьлек Әминә Ситдыйкова ярты ел инде караватта ята, ул үпкәләрнең ясалма вентиляциясе аппараты ярдәмендә генә сулый, организм мөстәкыйль рәвештә бу функцияне үти алмый. Әмма тернәкләндерүгә өмет бар: Мәскәү табиблары операция ясарга әзер, моның өчен 9 миллион сумнан артык акча кирәк. Күп өлеше җыелган, миллион ярымнан да азрак калган. Сез дә аңа ярдәм итә аласыз.
Ике толымлы кызчык кайчандыр спорт белән шөгыльләнгән, биегән, шпагатка утырган. Соңгы тапкыр дәресләрдә ул 6 ай элек булган. Узган елның октябрендә бала авариягә тарыган. Ике машина бәрелешкән анда. Аларның берсендә Әминә була. Ул тәрәзә аша чыгып очкан. Бәхеткә, машина артыннан реаниматолог барган булган, табиб кызны ашыгыч ярдәм килгәнче коткарып калган. Ул исән калган, ләкин бик күп җәрәхәтләр алган: баш миенә кан сауган, муен өлешендә умыртка сөяге җәрәхәтләнгән.
Акчаларны күчерү вариантларының берсе - "АМИНА/пробел/300" тексты белән кыска 3434 номерына SMS җибәрә аласыз. Иганә суммасын һәркем үзе билгели.
Фото: bash.news
Читайте нас: