+7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
16 апрель 2021, 10:20

Басудагы "боҗраларның" кемнеке булуы ачыкланды

Республика басуларындагы бу үзенчәлекле күренешне белгечләр өйрәнгән.

Мәдәни мирасның күчемсез объектларын саклау һәм файдалану буенча Уфа фәнни-җитештерү үзәгеннән археологлар күптән түгел яңа ачыш ясады. Квадракоптер белән төшерү ярдәмендә галимнәр Башкортстанның берничә районында басуларда гадәти булмаган түгәрәкләр тапканнар. Язмаларны санлаштырганнан соң, 32 объект, ягъни 5-8 метрлы булган түгәрәк форма тапканнар.
"Басуларда" серле "түгәрәкләр" элекке тирмә урыннарының эзе булып чыкты. Элегрәк тарихчылар борынгы җәйләүләрнең кайда булганлыгын гына фаразлый алган, хәзер исә аларның урынын тулысынча төгәл билгеләргә мөмкин.
Мәдәни мирас объектларының яңа төрен «Ирәндек» тарихи-археологик һәм ландшафт музей-тыюлыгы территориясендә ачыклый алганнар. Борынгы тирмәләрдән эзләр Баймак, Хәйбулла, Әбҗәлил һәм Куергазы районнарында табылган.
Фото: ufa.kp.ru
Читайте нас: