+7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
26 Май 2021, 12:30

Чумды да... калкып чыкмады

Елганың бу урынында чоңгыллар бар, диләр...

Елганың бу урынында чоңгыллар бар, диләр...
23 майда Уфаның Дим районында 15 яшьлек малай югалган. Үсмернең әтисе сөйләгәнчә, егет дуслары белән Коровий пляжына су коенырга киткән. Урындагы халык бу участокта елга бормалы һәм куркыныч дип раслый.
Гена Галустян су коенганда тирән итеп чумган, ләкин кире, ниндидер сәбәп аркасында, калкып чыкмаган. Хәзер пляж тирәсендә волонтерлар эзли, ә елга төбен водолазлар тикшерә.
- Паром кичүенә барып чыккандыр, дигән өмет бар. Анда куе әрәмәлекләр, бәлки, ул әле шундадыр да. Хәзерге вакытта барлык битараф булмаган кешеләрнең ярдәме кирәк, - ди борчылучы әти.
Малайның буе 175 сантиметр, кара чәчле, коңгырт күзле.
Әгәр сезгә үсмернең кайдалыгы турында берәр нәрсә билгеле булса, полициягә яисә волонтер-эзләүчеләргә 8 (927) 969 89 19 номеры буенча хәбәр итүегезне сорыйбыз.
Фото: ufa.kp.ru
Читайте нас: