+6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
2 июнь 2021, 11:12

Эчә белмисез шул, кызлар!

Караидел районында бер хатын банкетка барган булган.

Караидел районында руль артындагы хатын юл читенә төшеп китеп, машинасы белән әйләнгән.
"Хатын-кызда 0,673 миллиграмм алкоголь булуын ачыкланды", - ди бу хәл буенча Эчке эшләр министрлыгының Башкортстан буенча ЮХХДИ матбугат хезмәте.
Хатын сүзләренә караганда, ул банкетта булган һәм нибары өч бокал шәраб эчкән. Аңа карата «Исерек хәлдә булган машина йөртүче тарафыннан транспорт чарасы белән идарә итү» мәддәсе буенча административ материал төзелгән.
Автоледи үзе җитди зыян күрмәгән. Ә менә машина йөртү турында аңа ким дигәндә ел ярымга онытырга туры киләчәк.
Фото: karaidel.rbsmi.ru
Читайте нас: