+12 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
18 март 2021, 19:20

Эштә бармакларын өздергән

22 генә яшьлек егетнең сәламәтлеге өчен кем җавап бирер?

22 генә яшьлек егетнең сәламәтлеге өчен кем җавап бирер?
Республикада яшәүче яшь егет сул кулының бармакларын өздергән. Бу хәл турында Караидел районы прокуратурасы хәбәр итә.
Тикшерү версиясе буенча, үткән елның сентябрендә 22 яшьлек егет шәхси фирмага станокчы булып эшкә урнаша. Әмма яшь егет хәвефсезлек буенча инструктаж үтмәгән. Нәтиҗәдә, торцовка станогында эшләгәндә ир-егет сул кул бармакларын кистерерлек җәрәхәт алган.
Хәзерге вакытта яшь кешене эшкә кабул иткән урындагы шәхси эшкуарга карата җинаять эше буенча гаепләү бәяләмәсе расланды.
Эшкуар Русия Җинаять кодексының 143 мәддәсенең 1 өлеше белән каралган җинаять кылуда гаепләнә (кеше сәламәтлегенә авыр зыян салуга китергән хезмәтне саклау таләпләрен бозу).
Коммерсант кылынган җинаятьтә гаебен таныган. Җинаять эше Караидел районы буенча мировой судьяга җибәрелгән.
Фото: fnpa.org
Читайте нас: