+24 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
22 март 2021, 14:40

"Мәет китергәнсез бит..."

30 яшьлек яшь ирнең туганы гаделлек эзли.

30 яшьлек яшь ирнең туганы гаделлек эзли.
Туймазы районының Түбән Троицкий авылында 30 яшьлек ике бала әтисе Артем Разщепкинны һушын югалтканчы кыйнаганнар. Бу хакта аның апасы Оксана Мешкова хәбәр иткән. Өлкән яшьтәге хатын туганын үз янына алып килгән, чөнки ирне тәрбияләргә башка кеше юк. Ул аны кашыктан үзе ашата.
Оксана сөйләгәнчә, аның туганына 2сеннән 3 гыйнварга каршы төндә һөҗүм ясалган. Күптән түгел ир вахтадан эштән кайткан булган һәм Яңа елны билгеләр өчен дуслары белән җыелган. Өенә кайтып барганда алар алдында машина туктаган. Аннан ике егет чыккан һәм аларны кыйный башлаганнар.
Ни өчен икәнен Оксана белми, әмма шикләнелүчеләрнең исемнәре аңа билгеле. Артемның танышына бу кадәр җәрәхәтләр ясалмаган. Һәм ни булганын ул Оксанага сөйләгән. Ир әйтүенчә, Артемның башына бик нык сукканнар.
Җинаятьчеләр бер кыйнап китеп, икенчегә килеп үз эшләрен дәвам иткәч, Артем аңын югалтып егыла. Әбисендә яшәгән Артемны дусты өенә кайтарган. Иртән ир берни булмагандай уянган, якыннарына ярылган башын күрсәтмәгән. Шул рәвешле ул өйдә ике атна яткан. Оксана аның янына кунакка килгәч, туганының сәер булуына бик гаҗәпләнгән.
- Ул һәрвакыт нәрсәнедер онытты. Тавышларны гына таный иде. 23 гыйнварда без аны Туймазы үзәк дәваханәсенә илттек. Анда аның башының фотосурәтен ясадылар. Табиблар тикшеренү үткәргәч: «Безгә мәет китергәнсез...» диделәр, - дип искә төшерә Оксана.
Ачыкланганча, ирнең башындагы ярага инфекция эләккән, шуның аркасында баш сөяге асты эренли башлаган. Бер гематоманы госпитализация көнендә үк чистарканнар. Шуннан соң ир комага киткән. 25 гыйнварда ирдә тагын бер гематома тапканнар, аны да эшкәрткәннәр, әмма аның хәле яхшырмаган.
- Аның ярты баш сөяге юк. Ул сулый алмады. Аңа трахеотомия ясадылар, - ди Оксана.
Реанимациядә ир 27 көн булган. Аннары аны Собханкулдагы тернәкләндерү үзәгенә күчергәннәр. Шуннан соң апасы аны үз карамагына алган, чөнки Артем хатыны белән аерылышкан, ә бергә яшәгән әбисе карт, аңа тиешле тәрбия бирә алмый.
Вакыт-вакыт аларга терапевт килә. Ул да, Оксана әйткәнчә, Артемны "ничек дәваларга" белми. Хәзер ирдә өченче гематома үсә, ә алдарак тегелгән җөй аерыла башлаган.
- Аңа озак калмады, - диде Оксана. - Биш һәм өч яшьлек малайлары әтиләрен бу хәлдә күрмәде. Алар Артемның элекке хатыны, ягъни әниләре белән яши. "Әти кайда һәм ни өчен ул шулай озак килми?" - дип сорыйлар.
Апасы сүзләренчә, аның туганына һөҗүм турындагы эш буенча тикшерү үткәрелми, ә Артемны инвалид ясаган ике ир иректә тыныч кына йөри. "Полиция бусагасын күп таптадым. Мине кабул итмәделәр. Прокуратурага мөрәҗәгать иткәч кенә гаризаны кабул иттеләр. Мин бары тик гаделлек, закон өстенлек итүен телим. Миңа башка берни дә кирәкми", - ди хатын.
Фото: ufa.kp.ru
Читайте нас: