+18 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
4 Май 2021, 18:15

Сабантуй Яңа ел чыршысы буенда үтәрме?..

Миллион сумлык чыршыны сүтәргә акча юк...

Миллион сумлык чыршыны сүтәргә акча юк...
Агыйдел шәһәрендә әлегә кадәр яңа ел алдыннан куелган пиксельле чыршы тора. Бүген социаль челтәрләрдә яшәүчеләр агач белән фотога төшкән.
"Миллион сумлык чыршыны куйдылар, ә алырга акча җитмәдеме? Җәй көне шулчаклы күп бәйрәмнәр була, алар барысы да Яңа ел чыршысы буенда үтәрме?" - дип гаҗәпләнә шәһәр халкы.
Шәһәр башлыгы Фәнис Гыйльванов сөйләвенчә, чыршыны сүтү 800 мең сумга бәяләнә. Бу - транспортлау һәм саклауга чыгымнарны исәпкә алмыйча. Шәһәр бюджеты өчен бу - бик зур акча. Шулай ук ул Агыйделдә бу эш өчен белгечләр булмавын да әйткән.
Фото: bash.news
Читайте нас: