+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
23 июнь 2021, 10:51

Тимер өемендә - 22 яшьлек егет гәүдәсе...

Исән калу мөмкинелеге дә булмаган, диләр...

Кичә Баймак районында үлем белән тәмамланган транспорт һәлакәте булды - үзебезнең ил машинасы белән МАЗ йөк автомобиле бәрелеште. Бу хакта төбәк Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Юл-транспорт һәлакәте Магнитогорск - Ира автомобиль юлының 104нче километрында булган. "Десятка" руле артында 22 яшьлек егет булган, ә йөк машинасы белән 57 яшьлек Сибай кешесе идарә иткән. Билгеле булганча, җиңел машина йөртүченең машина йөртү таныклыгы булмаган.
ВАЗ-2110 йөртүчесе табиблар килгәнче вафат була. Фаҗига сәбәпләре ачыклана.
Фото: bash.news
Читайте нас: