+21 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
17 март 2021, 15:53

"Улымның "яшелчә" булып яшәячәген әйттеләр"

Һаман комада булган 13 яшьлек Ефим Москвинның әнисе табиблар белән килешми.

Бакалыда яшәүче 13 яшьлек Ефим Москвинның көрәш буенча ярышта катнашканда аңын югалтып егылуы турында язган идек инде. Бу хәл гыйнвар аенда ук булса да, малай һаман комадан чыкмаган.
Тикшерүләр буенча, малайның башына су җыелуы ачыкланган. Шулай ук аның умыртка сөягендә хроник рәвешле гематома бар. Моннан тыш, баланың баш мие кан әйләнеше бозылган, күз нервлары, борын өлешендә шеш бар.
- Тәүдә миңа балада өмет юк, ул үләчәк, диде табиблар. Соңрак МРТ ясаткач, аның исән калачагын әйттеләр, әмма ул гомерлеккә "яшелчә" кебек булачагын белдерделәр.
Малайның әнисе улының савыгуына өметен өзми. Һәм баланы аның савыгуына ышанган табиблар дәваларга тиеш, дип уйлый.
Фото: социаль челтәрдән.
Читайте нас: