+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
28 июнь 2021, 12:10

Йөкле хатын су төбенә киткән...

Аның янында 4 яшьлек бала да булган.

Узган якшәмбедә Уфаның Гражданнарны яклау идарәсе коткаручылары алты ял итүчене коткарган, шуларның икесе - балалар. Ике инцидент Карьер күлендә булган. Анда 27 яшьлек йөкле хатын-кызга һәм 4 яшьлек балага ярдәм кирәк булган.
"Ак яр Нижегородка" ял итү зонасында, кабартылган "түгәрәк"тән төшеп, 6 яшьлек кыз бата башлаган. Эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре баланы ярга алып чыга алган. Тагын 3 бәхетсезлек очрагын коткаручылар Агыйдел буенда булдырмый калган, анда 17 һәм 27 яшьлек ир-атны агым белән алып киткән. Ә 36 яшьлек йөзүче, елганы йөзеп чыгарга омтылып, чак кына су астына китмәгән.
Һәркайсыбызның язмышы үз кулында. Фаҗигагә юл куярга исә бер ялгышлык та җитә. Уяулыкны онытмыйк!
Фото: supercoolpics.com
Читайте нас: