+6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
19 Май 2021, 14:45

Янгын фаҗига белән тәмамланган...

Бүген иртән була бу хәл.

Бүген иртән була бу хәл.
Бүген иртән 4:35 сәгатьтә янгын сакчысы диспетчерына Салават шәһәренең Калинин урамындагы 54нче кирпеч йортның бишенче катында урнашкан фатир тәрәзәләреннән төтен чыгу турында хәбәр килә. Урынга 36нчы янгын сүндерү бүлеге һәм муниципаль янгын сүндерү каравылы белгечләре чыккан.
Бу вакытта бүлмәләрнең берсе янган булган. Янгын сүндерүчеләр куркыныч зонадан ике кешене эвакуацияләгән. Януны тиз арада локальләштерәләр: 4.50 сәгатьтә янгын сүндерелә.
Кызганычка каршы, янгын сүндерүчеләр 1952 елгы ир-атның үле гәүдәсен тапкан.
- Фаҗига сәбәпләрен белгечләргә ачыкларга кирәк: урында Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының тикшерү-оператив төркеме һәм сорау алучысы эшли. Ләкин кешене инде кире кайтарып булмый. Шуңа күрә без чираттагы тапкыр янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен үтәргә чакырабыз! - ди Салават шәһәренең муниципаль янгыннан саклау башлыгы Виктор Суханов.
Фото: vibor.rbsmi.ru
Читайте нас: