+18 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
15 апрель 2021, 10:19

Зират янган...

Коточыч янгын бик зур территориягә таралган...

Туймазы районында яшәүчеләр социаль челтәрләргә коточкыч фоторәсемнәр һәм видеолар куйган. Анда күренүенчә, Райман авылындагы зиратның януы күренә. Янгын якынча 19 сәгатьтә башланган.
Кадрларга караганда, янгын бигрәк куркыныч булып тарала: коры үлән һәм агачлар яна. Җил ярдәмендә ялкын бик тиз таралган.
Әлеге янгыннның ни рәвешле килеп чыгуы турында мәгълүмат юк. Көннәр җылынгач, күпләр мәрхүм туганнарының каберен тәртипкә китерергә тырыша. Бәлки шул рәвешле чүп-чар яндырганда ут зират эченә таралгандыр. Ничек кенә булмасын, әлеге хәлгә тиз арада ачыклык кертелер.
Соңгы вакытта республикада янгын очраклары күбәйде. Белгечләр ут белән сак эш итәргә кирәклеген искәртә. Күренүенчә, янгын торак йортларны да, менә шундый изге урыннарны да, балаларны да кызганмый. Якыннарыгызны һәм үзегензне саклагыз.
Фото: tuvest.ru
Читайте нас: