+24 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
5 июль 2021, 10:15

Җир өстен боз каплаган...

Салават районында яшәүчеләр зыян күләмен исәпли...

Эссе көн тиз арада үзгәрде дә көтмәгәндә... җир өстенә 5 сантиметр калынлыкта боз яуды. Салават районының Чибәркүл авылында шундый хәл булган.
"На земле Салавата" гәзите хәбәр итүенчә, биредә көчле җил купкан һәм ярты сәгать дәвамында боз яуган. Җир өстендә хәтта боз катламы барлыкка килгән.
Кызганычка каршы, табигатьнең мондый "бүләге" авыл җирендә яшәүчеләрне күңелсез хәлдә калдырган.
- Тәүдә яңгы яуды, ә бераздан ул эре бозга әверелде. Яздан башлап үстергән помидор, кыяр, кәбестә һәм башка яшелчәләр берничә минутта юкка чыкты, - дип уфтана алар.
Моннан тыш, көчле җил биредәге теплицаларны очырган, өй түбәләрендәге шиферларны каерып алып ташлаган.
Фото: blagovar-vesti.rbsmi.ru
Читайте нас: