+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
2 октябрь 2014, 03:00

Ярминкәләр — муллык билгесе

Узган шимбәдә Нефтекама шәһәрендә чираттагы көзге ярминкә үтте. Бу көнне халыкка Яңавыл, Краснокама, Калтасы, Тәтешле, Илеш, Борай районнары эшкуарлары үзләрендә җитештерелгән авыл хуҗалыгы товарлары тәкъдим итте. Халык үзебезнең туфракта үскән, экологик яктан чиста яшелчә, шәхси хуҗалыкларда җитештерелгән сыйфатлы ит сатып алды. Тәкъдим ителгән товарларның хакы да чагыштырмача кыйммәт түгел иде. Әйтик, итнең килограммы 190-220 сум, бәрәңгенеке 10 сум тора иде.

— Печән, фураж, бәрәңге-чөген-дер ашатып үстерелгән малның ите дә тәмле, — ди Яңавыл районы Костино авылыннан килгән Асаф Галәүев. Ул унбиштән артык сыер малы асрый икән, сатуга ит алып чыккан.
Ярминкәдә Яңавыл районыннан машиналар аеруча күп иде. Менә Юсук авылыннан умартачы Абзаловлар халыкка хуш исле бал тәкъ-дим итә, үзләренең 178 баш умартасы бар икән. Күптән түгел республикада үткән Бал бәйрәмендә икенче урын алганнар. Вояды авылыннан Усмановлар гаиләсе, дуңгыз итеннән тыш, бакчада үскән кабак, балан, иттарткычтан чыгарылган шомырт, тозланган гөмбә, каен себеркеләренә кадәр алып килгән. Соңгысы аеруча яхшы үтте, пары 45 сум торган себеркене шәһәр халкы бик теләп алды.
— Без барысын да үзебез җи-тештерәбез, дуңгыз үрчетүгә басым ясасам да, 5-6 баш сыер да, йөз баш каз да, иллешәр индоутка, бройлер тавыклар да асрыйбыз. Санк-цияләр белән куркытасы юк, авыл беркайчан да ач булмады һәм булмаячак. Азрак хөкүмәт ярдәме булса, шәһәрне үзебез туйдырачакбыз, — ди гаилә башлыгы Радик.
Аның янында гына Яңавылда яшәүче Әмирҗан Гарипов тана итен 180 сумга тәкъдим итә.
— 200 сум белән саттым, соңгы кисәкләрен арзанга бирәм. Без хакны күтәрмибез, шушындый ярминкәләр ешрак булып торса, ике як өчен дә отышлы: без җитештергән товарны сата алабыз, ә халык сыйфатлы ит сатып ала, — ди ул.
— Авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативлары, шәхси хуҗалыклар, фермерлар, авыл Советлары, мәк-тәпләр — ярминкәдән берсе дә читтә калмады. Яңавыл районыннан 58 машина катнашты. Шунысы куанычлы, товарлар яхшы үтә. Димәк, без җитештергән продукциягә ихтыяҗ бар. Шәһәр белән авыл һәрвакыт бергә яшәде, бер-берсенә ярдәм итте. Алга таба да шулай булыр дип ышанабыз, — ди Яңавыл районы хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге җитәкчесе Рәфит Әнвәров.
Ярминкәдә Борай районы Бостанай авылыннан китерелгән бәрәң-гегә сатып алучылар аеруча зур өстенлек бирде. Краснокама райо-нының Можар авылындагы питомник үсентеләре дә яхшы үтте.
Әлеге чарадан ике як та канәгать калды. Төш җитүгә бушап калган машиналар кайтыр юлга чыкты.
Ярминкәдә 210 сәүдә ноктасы эшләде. Халык 6 миллион сумлык товар сатып алды. 70 тонна яшелчә, 4 тонна бал, 15 тонна сыер, сарык, ат, дуңгыз ите, 1,5 тонна кош ите, 60 тонна бәрәңге һәм башкалар сатылды. Яңавыл районыннан — 60ка якын, Калтасы районыннан 50 машина килгән иде.
Ярминкәләр февраль аена кадәр дәвам итәчәк.
Керамзитобетонный блок уфа.
Читайте нас: