+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
8 октябрь 2014, 03:00

Авылны эшлеләр яшәтә

Авыргазы районының шикәр чөгендере үстерүче күпчелек хуҗалыклары өчен ел уңайлы булмады. Татлы тамырны иртәрәк чәчүчеләр зуррак югалту кичерде. Шуңа күрә биредә үстерелгәнне аяз көндә һәм сыйфатлы итеп җыеп алуга зур көч салына. Соңгы мәгълүматлар буенча, район хуҗалыкларында уртача уңыш әлегә 250 центнер чамасы тәшкил итә. Чөгендер урагы тәмамлануга бу күрсәткечнең бераз артачагы фаразлана. Салават исемендәге, “Урал”, “Чуваш Карамалы” һәм “Дружба” авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә эш аеруча оешкан төстә дәвам итә.

Салават исемендәге крестьян-фермер хуҗалыгында шикәр чөгендерен 180 гектарда үстергәннәр. Аның йөз иллесе — Нагадак бригадасында. Биредә районда иң югары уңыш алына — гектар куәте 420 центнерга җитә.
— Октябрьнең тәүге ункөнлегендә татлы тамыр алуны төгәлләячәкбез, — ди аграр хуҗалык директоры Василий Федоров. — Чималны Мәләвезгә озатабыз. Барлык техника да үзебезнеке. Эшкәртүчеләргә көн саен 20-25 машина чөгендер җибәрәбез. Дүрт “КамАЗ” да тоткарлыксыз эшли.
Чөгендер плантацияләре гомум сөренте җирнең 8 процентын били. Ә тулай җитештерү керемендә татлы тамыр өлеше 20 процентка җитә. Узган елда әлеге культурадан 460ар центнер уңыш алганнар. “Киләсе елда чөгендер мәйданын кимендә 230 гектарга җиткерәчәкбез”, ди баш агроном Юрий Петров. Билгеле, моның өчен ныклы техник база булу шарт. Соңгы өч елда салаватлыларның 30 миллион сумлык төрле авыл хуҗалыгы техникасы һәм инвентаре сатып алуын исәпкә алганда, максатларына ирешәчәгенә шик юк. Быел да татлы тамыр алучы һәр комбайнга эш мәйданы 90 гектардан артмаган.
Татар, чуваш һәм башкортлар тату яшәүче ике матур авылны берләштерүче хуҗалык соңгы елларда икенче яшьлеген кичерә. Халык күмәк, бердәм. Шуңа да Василий Иванович, җитәкче буларак, шушы күмәклеккә нигезләнгән хуҗалыкны, авылларны саклап калу өчен барлык тырышлыгын сала. Аеруча яшьләргә, яшь гаиләләргә игътибарлы. Үзе дә ул биредә хезмәт эшчәнлеген механизатор булып башлаган. Крестьян ихатасындагы тормышны читтән күзәтүче түгел, ә аларның хәстәрлекләре белән яшәүче җитәкче буларак белә. Мал азыгын, хезмәт көненә каралган ашлыгын да һәркемнең ихатасына китереп биргәннәр.
— Ике авылдан 70 кеше төрле тармакларда эшли. Оптимальләштерү турында уйланганыгыз юкмы? — дип кызыксынам җитәкчедән.
— Миңа шушы авылларда яшәүчеләрнең имин тормышта яшәве мөһимрәк. Теләгән һәркем эшле булсын. Авылны алар яшәтә. Җитештергәнебез үзебезгә дә, сатарга да җитә. Кеше хезмәтен барыбер техника алыштыра алмый. Шуңа күрә беркемне дә эшсез калдырасым килми, — ди Василий Федоров. Продажа минитракторов в Уфе.
Читайте нас: