+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
11 октябрь 2014, 03:00

Уңай нәтиҗәләр көттерми

Илеш районы — “500 ферма” республика максатлы программасында иң актив катнашучылардан.“Илеш” МТСы, “Урожай” ширкәте, “Маяк” кооперативы, “Агыйдел” җәмгыяте “500 ферма” программасына беренчеләрдән булып кушылган булса, соңгы ике елда “Үзәк” МТСының Илеш филиалы, “Илеш-Агро” җәмгыятенең “Сигнал” җитештерү участогы, “Мир”, Куйбышев, XXII партсъезд, М. Гәрәев исемендәге, “Сөн”, “Илеш” кооперативлары, “Урал” җәмгыяте программада катнашучы статусы алган. Өч ел эчендә бу хуҗалыклар фермаларында 240 миллион сумлык төзелеш-монтаж эшләре башкарылган, 131 миллион сумга — авыл хуҗалыгы техникасы, 38 миллион сумга токымлы мал алынган.

Агымдагы елда программада катнашучы “Урал” җәмгыяте — районда иң табышлы һәм тотрыклы эшләүче хуҗалыкларның берсе. Программада катнашучы статусы алу белән, алар кредит сорап банкка мөрәҗәгать итмәгәннәр, районның “Илеш РТП”сы җәмгыятен подрядчы итеп чакырып, эшне үз акчаларына башлап җибәргәннәр. Авыл башында урнашкан сөтчелек фермасында җәй буе кызу эш барган. Нәтиҗәдә, 200 баш савым сыерына исәпләнгән бинада һәм сөт блогында 9 миллион 600 мең сумлык ремонт һәм яңартып кору эшләре башкарылган, аларга 4 миллион 267 мең сумлык җиһаз-корылмалар алынган. Моннан тыш, 300 баш нәсел танасы үстерүгә исәпләнгән яңа абзар төзелгән. 10 миллион 509 мең сумга төшкән. Шушы программада катнашып, бүгенге көнгә җәмгыять дәүләттән 5 миллион 156 мең сум субсидия алган. Хуҗалык кассасына тагын 7 миллион сум акчаның субсидия рәвешендә кире кайтуы көтелә.
— “500 ферма” — терлекчелек тармагын үстерүгә һәм модернизацияләүгә юнәлтелгән, Русиядә тиңе булмаган бердәнбер өстенлекле программа. Мисалга, бер “Урал” хуҗалыгы гына, программада катнашып, 12 миллион сумлык (дәүләт тарафыннан бирелүче субсидияне күз уңында тотуым) отышта калды. Авыл җире өчен 12 миллион сум аз түгел. Дәүләт программаларында катнашмасаң, аны берәү дә китереп бирми. Хуҗалык җитәкчеләре дә моны яхшы аңлый, шуңа һәркем программада актив катнашырга тырыша, — ди район хаки-миятенең авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы урынбасары Марсель Фәйзуллин.
Районның баш зоотехнигы Альберт Мөхәм-мәтҗанов та “500 ферма” республика максатлы программасы турында уңай фикердә.
— Соңгы вакытта программада катнашучы хуҗалыкларда сөт җитештерү күләме сизелерлек арта башлады. Ел башыннан “Урожай” шир-кәтендә — 26835 (узган елның шушы чоры белән чагыштырганда үсеш — 118 процент), Куйбышев исемендәге хуҗалыкта — 19528 (120 процент), “Илеш” МТСында — 11753 (107 процент), “Үзәк” МТСының Илеш филиалында — 10285 (118 процент), “Агыйдел” җәмгыятендә 10115 центнер (113 процент) сөт җитештерелде. Программада катнашучы статусы алган башка хуҗалыкларда да уңай нәтиҗәләр күзәтелә, диде ул.
Подрядчы оешма җитәкчесе Наил Кашапов яңа төзелгән ферманың үзенчәлекләре турында бәян итте:
— Әлеге объектта үзебездә җитештерелгән конструкцияләрне (предприятиенең бетон эш-ләнмәләр цехы бар) кулландык. Монтаж эшләрен дә үзебез башкардык. Нәтиҗәдә, өч ай дигәндә объектны сафка керттек. Тент конструкцияләреннән төзелгән бинаның өстен-леге шунда, беренчедән, ул тиз җыела, икенчедән, аның үзкыйммәте арзан (1 квадрат метр бәясе 3500 сум), өченчедән, заманча технологияләр кулланып төзелгән бина ныклыгы һәм дизайны белән аерылып тора, — ди Наил Фаил улы.
“Урал”лылар киләчәктә шушы ук технология буенча савым сыерлары өчен дә абзарлар төзергә ниятли.
— Заман бездән яңача эшләүне таләп итә. Авыл хуҗалыгы тармагында кулланылучы яңалыклар киләчәктә нәтиҗә бирер, терлекчелек продукциясе җитештерү күләме сизелерлек артыр, дип ышанабыз, — ди Русиянең һәм Башкортстанның атказанган авыл хуҗа-лыгы хезмәткәре, “Урал” җәмгыяте рәисе Роберт Ибраһимов.
Читайте нас: