Борайлыларның бу көнне иркенләп ял итәрлек мөмкинлекләре һәм хокуклары бар. Агымдагы елда алар мул уңыш үстереп алды, малларны уңышлы кышлату өчен җитәрлек күләмдә тупас һәм сусыл азыклар тупланды. Терлекчелек тармагында тугыз айда 9 мең тонна сөт, 800 тонна ит җитештерделәр. Районда социаль мәсьәләләр дә уңай хәл ителә. Соңгы елларда торак төзелеше, авылларны төзекләндерү, йортларга табигый газ кертү, юллар төзү һәм ремонтлау эшләре киң колач алды. Үзәк дәваханәнең дәвалау корпусын, 3нче балалар бакчасын, бассейнны озакламый файдалануга тапшыру күзаллана.
Район үзәгендә Республика көнендә инде күркәм традициягә әверелгән ярминкә оештырылды. Чын мәгънәсендә муллык бәйрәме булды ул. Кооперативлар, крестьян-фермер хуҗалыклары, эшкуарлар, шәхси хуҗалыклар үзләрендә җитештерелгән продукцияне төяп килгәннәр. Олы урам булып һәм мәйдан тулып тезелгән йөк һәм җиңел машиналарда ашлыгы да, тарттырылган оны да, ите, сөте, балы, мае да бар иде. Бу көнне бозау да, сарык та, кош-корт та тереләй тәкъдим ителде. Кооперативлар һәм фермер хуҗалыклары печән, салам алып килергә дә онытмаганнар. “Бу вакытта кем печән алсын?” — дигән соравыма алар: “Махсус шушы вакытта алучылар бар”, — дип җавапладылар.
Борай җире — уңганнарга бай төбәк. Монда бакча тутырып җиләк-җимеш, яшелчә үстереп, мал асрап табыш алучылар байтак. Менә “Нива” машинасы янында кәбестә, сарымсак, кишер, суган, бал белән сәүдә итәләр. Алар янында сатып алучылар аеруча күп җыелган. Кодаш авылыннан Мөршидә һәм Мансур Яһүдиннар шәхси хуҗалыкларында мул уңыш үстерә. Биш балага гомер бүләк иткән алар. “Күп балалымын дип, хөкүмәттән генә ярдәм көтеп утырып булмый, үзеңә тырышырга кирәк. Бакчабыз һәм бал кортлары гаилә бюджетын тулыландыруга тоемлы ярдәм”, — ди Мөршидә ханым. Эшкуар Чулпан Гайфуллина тәкдим иткән ит яныннан да чират өзелми, бер-бер артлы алып китеп кенә торалар. Кешеләрне продукциянең сыйфатлы, хакларының чагыштырмача арзан булуы җәлеп итә. “Күпләп мал, кош-корт асрап яшибез. Әле хуҗалыгыбызда 24 сыер малы, өч ат, 200 каз, шулкадәр үк тавык, 50 үрдәгебез бар”, — ди Чулпан.
Әйе, чын мәгънәсендә олы бәйрәм булды бу көнне Борайда. Мәйдан уртасына урнаштырылган сәхнәдән район Мәдәният йорты артистлары һәм үзешчәннәр әзерләгән бай эчтәлекле концерт та халык күңеленә хуш килде.