— Әлегә әзерлек эшләре бара. Кошларны кайтарганчы, үзебезне азык базасы белән тәэмин итү зарур. Шул максатта Краснокама районында — 1500 гектар, Калтасы районында 1100 гектар җир алдык. Быел бодай, арыш, арпа, борчак үстердек. Әйткәндәй, борчак уңышы бик шәп булды, әлеге культураны 50 гектар мәйданда гына чәчүгә карамастан, шактый уңыш җыеп алдык. Гектар көче уртача 34 центнер тәшкил итте. Бодай уңышы гектарыннан уртача 18 центнер булды. Киләсе ел уңышын хәстәрләп, 600 гектарда туңга сөрү эшләрен башкардык, 400 гектар мәйданда уҗым чәчтек. Кыскасы, әле эш башлана гына! — ди хуҗалыкның баш агрономы Владимир Николаев.
Бирегә төзелеш материалларын узган елның җәендә кайтара башлаганнар. Кошчылык фабрикасы була икән, дигән сүзгә Түбән Такыя халкы гына түгел, беркем дә диярлек ышанмаган. Ә хәзер халыкның яртысы авылларына терәлеп торган төзелештә эшли. Зур төзелеш, шулай ук, күрше торак пунктларда яшәүчеләрне дә эшле иткән. Әлегә биредә утызлап кеше эшли, ә җәй айларында алар саны тагын да арта. Хезмәт хакы вакытында түләнә.
— Авыл халкы өчен файдасы бик зур, күпме кеше эшле булды. Мин үзем һөнәрем буенча агроном булсам да, Себергә йөреп эшли идем. Анда да хәлләр начарланды. Нәкъ шул вакыт бирегә эшкә чакырдылар. Менә кайда үземнең төп белемем кирәк булды! — дип елмая Владимир.
Булачак ферма якынча 300 мең тавыкка исәпләнгән. Төзелеш эшләре тәмамлану белән чебешләр кайтартылачак, алар соңрак тавыкка әйләнеп, йомырка белән тәэмин итәчәк. Арытаба инкубатор цехын эшкә кушмакчылар, кыскасы, барысы да үзләренеке булачак: йомыркасы да, чебеш, тавыгы да. Предприятие катнашазык җитештерәчәк, шуңа да әлеге вакытта азык базасын туплау белән мәшгульләр. Якын киләчәктәге планнары белән таныштырып, баш агроном безгә яңа техниканың сынатмавын белдерде.
Бер ел элек кенә җәйрәп яткан буш басуда олы предприятие үсеп чыгу авыл хуҗалыгының ныклы үсеш алачагына ышанычны арттыра.