+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
25 октябрь 2014, 23:45

Хуҗалыкның таянычы ул!

"Гомәров" хуҗалыгында эшләүче Гөлҗан Имамова — Аскын районында тәҗрибәле савучыларның берсе. Тармакта ул 35 ел хезмәт сала. — Безнең эш җиңелдән түгел. Кыш көннәрендә авылда сукмакны да беренчеләрдән булып без салабыз. Иртәнге биштә фермада эш урынында булабыз. Бүген минем төркемдә 32 сыер бар, — ди алдынгы савучы.

Эш хакы да яхшы гына һәм вакытында түләнә. Яшелчә-җимешен үзе үстергән, мал тоткан кешегә 13 мең сум аз акча түгел, ди Гөлҗан апа.
Гөлҗан Имамова 2012 елда 63 центнер сөт савып алган булса, узган ел күрсәткече — 67 центнер. Быел ул тагын да югары булмакчы.
Гөлҗан апа — йортында да уңган хуҗабикә. Имамовлар үз ихатасында 8 сыер асрый. Ишле гаилә каймак, эремчек, башка сөт ризыклары белән кинәнә, сорап килгәннәргә дә өлеш чыгара.
— Дүрт балам, алты оныгым бар, армый-талмый эшләр өчен алар зур этәргеч булып тора, — ди күпбалалы ана.
Гөлҗан Имамова Аскын районы хакимиятенең мактау грамотасына лаек булган. Хуҗалык шундый уңган савучыларга таяна.
Читайте нас: