+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
29 октябрь 2014, 21:04

Арадашчысыз, димәк, арзан

“Сервис” крестьян-фермер хуҗалыгында бер хезмәткәргә елына 1,6-1,7 миллион сумлык продукция туры килә.Шаран районындагы “Сервис” крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Владимир Холодков белән безнең сөйләшү баштан ук эшлекле төс алды.— Быел хуҗалык җирләре 2250 гектарга кадәр киңәйтелде, — диде ул. — Наратасты авылы халкы үзләренең пай җирләрен безгә бирергә теләк белдерде. Димәк, алар хосусый хуҗалыкның нәтиҗәле эшләвен, җир рентасы түләргә сәләтле булуын күргән. Акбарис якларында район фондына кергән җирләрнең бер өлешен арендага бирделәр.

— Үсемлекчелек безнең фермер хуҗалыгы өчен төп табыш чыганагы булып тора, — дип сүзен дәвам итте Владимир Мефодьевич. — Быел, базар ихтыяҗыннан чыгып, чәчүлекләр структурасына җитди үзгәреш-ләр керттек. Атап әйткәндә, бодай культурасы биләгән мәй-даннарны ике тапкыр диярлек арттырдык. Тик җәй башындагы корылык аркасында көтелгән уңышны алып булмады. Шулай да бодай басуларыннан уртача 15 центнер төшем җыеп алдык. Аның каравы, “Челябинский-99” сортлы арпа быелгы һава шартларында да мул уңыш белән сөендерде. Кузаклы культуралардан зур гына мәйданда вика чәчкән идек. Өметебез акланды, гектар көче уртача 20 центнер тәшкил итте. Ә базарда викага ихтыяҗ яхшы, бүген аның тоннасын 15-16 мең сум белән сатарга һәм яхшы табыш алырга була. Шул ук вакытта хәзер-ләүчеләр бодайга хакны күтә-рергә ашыкмый. Тоннасына 5,5 мең сумнан артык түләргә теләмиләр. Без инде мондый бәягә һич тә риза түгел, шуңа иген базарында хәлнең уңай якка үзгәрүен көтәбез.
Хәзер жир мәйданы иркен булганлыктан, быел көз ху-җалыкта уҗым культураларын 400 гектарда чәчеп калдырганнар. Арышның — “Памяти Кунакбаева”, ә көзге бодайның “Волжская” дигән сортларына өстенлек биргәннәр. Алдагы уңышны хәстәрләп, монда җирләрне көздән яхшылап эшкәртү, келәтләрдә югары репродукцияле орлыкны саклауга салу турында да онытмаганнар.
Гомумән, җир кадерен ях-шы белгән фермер Холодков басучылыкта алдынгы техно-логияләргә киң юл ачарга, югары җитештерүчәнле яңа техниканы кулланырга тырыша. 2012 елның җәендә үзйөрешле “Магдон” чапкычы сатып алынса, соңгы чорда техника паркы модификация-ләнгән ике “Беларус”, “Джон-Дир” тракторлары, “Быстрица” чәчү комплексы белән тулыланган.
— Яңа техника хуҗалыкта эшне яңача оештыру, җитеш-терүчәнлекне бермә-бер арттыру мөмкинлеге бирә, — ди ул. — Менә тәҗрибәле урак остасы Владимир Иркин быел “Магдон” белән 3800 гектар ашлык чапты. Кызу урак чорында районның башка хуҗалыкларына да ярдәм күрсәтәбез. Әлбәттә, яңа агрегатлар алу һәм аларны эшләтү өчен чыгымнарны да күп түгәргә кирәк. Шул ук үзйөрешле “Магдон” чапкычын техник хезмәт-ләндерү генә дә елына 200 мең сумга төшә. Ничек кенә булмасын, без бүген алдынгы тех-нологияләргә таянып эшләргә тиешбез. Тик мәсьәләнең шул ягы да бар. Хөкүмәт хәзер яңа техника алганга субсидия бирүне киметте. Менә без быел алган “Джон-Дир” тракторы өчен былтыр 833 мең сумны кире кайтарсалар, хәзер шул субсидияне 350 мең сум күләмендә генә калдырдылар. Бу яңа техника алырга өлгермәгән авыл җитеште-рүчеләрен кыен хәлгә куя.
Минем шундый тәкъдимем бар. Урып-җыю техникасы сатып алганда аның бәясеннән шунда ук субсидия өлешен алып ташласыннар иде, ул чакта 5 миллион сумлык иген комбайны хуҗалыклар өчен 2,5 миллион сумга гына төшәчәк. Бүген яңа басу корабына ия булу өчен крестьян процент ставкалары белән бергә банкка 7,5 миллион сум акча түләргә тиеш. Алган кредитларыбыз болай да күп җыелгач, без быел ул программада катнаша алмадык.
Икенчедән, яңа техниканы реализацияләүдә арадашчылар, үзләрен дилерлар дип йөрткән фирмалар күбәйде. Нигә Хөкү-мәт биргән субсидияне турыдан-туры заводка, машина эшләүчеләрнең үзләренә күчер-мәскә? — дип фикерләре белән уртаклаша фермер.
Шаран районында фермерлыкны үстерүдә, җирдә үзаллы хуҗалык итүдә зур тәҗрибә туплаган Владимир Мефодьевич-ның сүзләрендә хаклык юк түгел. Чөнки ул үзе якты планнар белән янып яшәргә, ирешелгән үрләр белән генә канәгатьләнеп калмаска күнеккән. Хосусый ху-җалыкның күптармаклы булуы да авыл эшкуарының финанс мөмкинлекләрен киңәйтә. Бер-ничә ел элек ул алдынгы селекциягә таянып, ит токымлы терлек үрчетүгә тотынган. Башта Ырынбур өлкәсеннән симменталь нәселле таналар һәм “герефорд” токымлы үгез кайтарткан. Хәзер инде яшь үрчем алуда үзләре байтак тәҗрибә тупларга өлгергән.
— Мал азыгы базасы бездә яхшы, — ди крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы. — Күпьел-лык үләннәрнең мәйданын 550 гектарга җиткердек. Кышкылыкка 3,5 мең яшел рулон хәзерләп куйдык. Терлекләргә яхшы сыйфатлы печән һәм катнашазык ашатабыз. Әле фермада 260 баш терлек асрала. Бозауларны 6-7 ай буе сыерлар белән бергә тотабыз. Шуңа ит токымлы яшь маллар яхшы артым бирә. Соңыннан аларны аерым төр-кемгә туплап, симертүгә куябыз. Елына 70-80 баш мал сатабыз. Бездә ит конвейеры җайга салынган, дияргә була. Соңгы чорда ит продукциясенә хаклар бераз күтәрелде, бу да безнең файдага эшли. Ит токымлы малларны күбрәк үрчетергә ниятлибез. Минем карашка, хуҗа-лыкның финанс хәле яхшы булсын өчен 500 гектар җир исәбенә кимендә 150 баш терлек асрарга кирәк. Димәк, бу юнәлештә безнең резервлар җитәрлек.
Әйе, хәзерге заманда авыл җитештерүчесе базар ихтыяҗы өчен эшләргә, үз продукциясен үтемле итеп сата белергә тиеш. Владимир Холодков бу яктан да үз тәҗрибәсе белән уртаклаша ала. Быел ул 2013 елгы уңыштан 1200 тонна арпа сатып, 9 миллион сумга якын табыш алган, моннан тыш, терлекчелек продукциясен реализацияләүдән кассага тагын 5 миллион сум акча кергән. Районның мәгъ-лүмат-консультация үзәге директоры Альберт Минлин телгә алуынча, “Сервис” крестьян-фермер хуҗалыгында эшләгән бер кешегә елына 1,6-1,7 миллион сумлык продукция җи-тештерелә.
— Иген уңышы буенча былтыр безнең күрсәткечләр районныкыннан ике тапкыр артык иде, шуңа келәтләрдә сакланган ашлык запасы да мул булды, — ди Владимир Мефодьевич. — Яңавылдагы катнашазык заводы белән үзара файдалы бәйләнешләр булдырдык. Фураж ашлыгын зур партия белән сатканга алар акчасын да яхшырак түли. Әле дә безнең амбарларда былтырдан калган 300 тонна арпа саклана. Быелгы уңышны реализацияләүдә дә ашыгып бармыйбыз, кышын хаклар мотлак күтәреләчәк. Шуны әйтә алам, кыенлыкларга карамастан, агробизнес тармагында да рентабельле эшләргә була. Ә Хөкүмәт даирәләренә, агросә-нәгать комплексы җитәкчелә-ренә шундый теләгемне җит-керәсе килә: кем авыл хуҗалыгы продукциясен күбрәк җитештерә, ул дотация һәм субсидияне дә күбрәк алырга тиеш. Без ул акчаны яңа технологияләр кертүгә салыр идек. Бу үзе үк крестьян-фермер хуҗалыклары өчен зур стимул булачак. Продажа минитракторов Уралец в Уфе.
Читайте нас: