+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
5 ноябрь 2014, 12:06

Хезмәт иясе — хөрмәт иясе!

Илеш районында Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне зурлап билгеләнде. Авыл эшчәннәрен котларга республика авыл хуҗалыгы министры урынбасары Фларис Шәйхетдинов, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, “СУ-10” компанияләр төркеме” җәмгыяте генеральный директоры Валерий Мансуров, Дәүләт-җыелышы Корылтайның Аграр мәсьәләләр, экология һәм табигатьтән файдалану комитеты рәисе Рәсүл Госманов килде.

Авыл хуҗалыгы ида­рәсе начальнигы Илгизәр Хәмидуллин сүзләренә караганда, район буенча барлыгы 132500 тонна ашлык җыеп алынган. Бу уңышка “Урожай” ширкәте, “Илеш МТС”ы җәмгыяте, “Үзәк МТС”ның Илеш филиалы, “Мир”, Куйбышев исемендәге кооперативлар, “Илеш-Агро” җәмгыятенең производство участоклары зур өлеш керткән. “Урожай” шир­кәтендә бөртек­леләрнең һәр гектарыннан иң югары — 28,7 центнер төшем алынган. “Илеш” производство участогында гектар куәте — 25,6, “Урал” җәмгыятендә, М. Гәрәев исе­мендәге кооперативта 24,3 центнер тәшкил иткән.
Бүгенге көнгә барлыгы 45400 гектардан артык мәй­дандагы җирләр туңга сөрелгән, 15 мең гектарда уҗым куль­туралары чәчелгән, җитәр­лек күләмдә чәчү орлыгы, тер­лекчелек өчен фураж тупланган, халык үз ихтыяҗын канәгать­ләндерерлек ашлык белән тәэмин ителгән.
Агымдагы елда район буенча мал азыгы культураларына барлык чәчүлек мәй­дан­нарының 32 проценты бүленеп, кышлату чорына 17285 тонна печән, 95685 тонна сенаж, 55800 тоннадан артык силос, 21000 тонна концентрат, җитәрлек салам, ягъни һәр шартлы баш малга 37 центнер исәбеннән азык берәмлеге тупланган.
Читайте нас: