+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
6 ноябрь 2014, 19:37

Үгезләре — тонналы, амбарлары туп-тулы!

“Азат” җәмгыятендә көнбагыш сатудан гына да 30 миллион сумлык керем алмакчылар.Федоровка районының “Азат” җәмгыяте тармак хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмен үсемлекчелектә дә, терлекчелек юнәлешендә дә югары нәтиҗәләр белән каршы ала.— Бөртеклеләрнең гектар куәте хуҗалык буенча уртача 19 центнер, көнбагышныкы 21 центнер тәшкил итте. Аерым басуларда исә әлеге күрсәткеч 26-28 центнер үреннән дә узып китте. Шул рәвешле, хуҗалык амбарларын шыплап тутырырлык мул уңыш үстерә алдык. Бөртеклеләр уңышын сатудан кергән акча хуҗалыкның кредит бурычларын каплатырга юнәлтелсә, көнбагыш җәмгыять казнасын 30 миллион сумга тулыландырыр дигән ышанычтабыз, — ди “Азат” хуҗалыгы җитәкчесе Рәфис Дашкин.

Читайте нас: