+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
13 ноябрь 2014, 21:00

Җиң сызганып җиргә хезмәт ит!

Гафури районы фермеры Равил Гафаровның тормыш девизы шундый.Гафаровлар — Гафури районының Ялгызкаен авылында яшәүче хөрмәтле гаиләләрнең берсе. Равил белән Айгөл икесе дә шушы авылда туып-үскән. Өйләнешкәч, бер-ике ел Стәрлетамак шәһәрендә яшәп алалар. Тик шәһәрнең тынчу һавасы тиз туйдыра, туганнары бик риза булмаса да, гаилә Ялгызкаенга кайтып төпләнә.

— Шәхси ярдәмче хуҗалык төзеп, мал үрчетә башладык. Аларны сатып, йорт салдык. Аннары “Гафаров” крестьян-фермер хуҗалыгы оештырдык. Умартачылык белән яшьтән шөгыльләнә идем, зур тырышлык белән аларның санын 150 башка җиткердек. Әйткәндәй, авылда күпләр корт үрчетеп табыш ала. Безнең хозур табигатьнең һавасы гына да икмәккә ягып ашарлык, ә балының тәмен әйтеп тә торасы юк. Гафури балын эзләп киләләр, тик барыбер сату мәсьәләсе кискен булып кала. Башкортстанның бренды дибез икән, дәүләт бал сатуга да ярдәм итәргә тиештер, дип уйлыйм. Республикадагы бөтен умартачылар теләге бу, — ди Равил.
Читайте нас: