+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
18 ноябрь 2014, 20:59

Курганнан килеп алалар, Чиләбедә көтеп калалар...

Украинадагы хәл-вакыйгалар нәтиҗәсендә Русиягә кайбер илләрдән товарлар кертү чикләнде. Шушындый шарт­ларда азык-төлек хәвефсезлеге стратегик мәсьәләгә әверелде. Ит, сөт һәм башка продукцияләргә хаклар артуы да санкцияләр йогынтысына бәйле. Шуңа хәзер Башкортстан үз җитештерүчеләренә таяначак. Авыл хуҗалыгы тотрыклы үсешкәнлектән, бездә бу юнәлештә өзеклеккә юл куелмаячагына өмет зур. Төбәктә халык ышанычын яулаган, базарда үз урынын тапкан авыл уңганнары бар. Иглин районының Балтика авылында төзекләндерелгән терлекчелек фермасында урнашкан “Алтын кош” хуҗалыгы да — шундыйларның берсе.

— Бүген 8 мең баш “Курганская”, “Линда”, “Белая Уральская” токымлы казлар асрыйбыз, — ди хуҗалык җитәкчесе Радик Байгилдин. — Шуның 5 меңе йомырка сала. Инкубаторларыбыз да бар. Алдынгы технологияләр бер айда 55-60 мең каз бәбкәсе чыгарырга мөмкинлек бирә. Халык аларны теләп ала. Тиешенчә тәрбияләгәндә, “Линда” токымлысы 9 килограммга җитә. Продукцияне сату җайга салынган. Без үстергән кош-корт Балтика, Иглин авылларындагы кибетләрдә сатыла. Мәчетле, Нуриман һәм башка районнардан килеп алалар. Продукция Ырынбур, Курган, Чиләбе, Томск өлкәләренә, Татарстанга да озатыла. Әлеге вакытта сатуга 1500 баш күркә, 3 мең баш бройлер үстерәбез. Ярминкәләрдә халыкка сыйфатлы кош-корт ите тәкъдим итәчәкбез.
“Алтын кош” хуҗалыгында кошларга азыкны да үзләре хәзерлиләр. 300 гектарда үстерелгән бодай, солы һәм арпадан катнашазык җитештерелгән.
Радик Һиббәт улына гаиләсе, туганнары, кош караучы Алик Тимофеев ярдәм итә. Иң мөһим һәм җаваплы эшләрне хуҗа үзе башкара. Ферма янәшәсендә кечкенә вагончыкта яши. Тамак ялгап ала да янә эшкә тотына. Үземнеке — үземә дип хезмәт салу нәтиҗә бирә.
Читайте нас: