Йорт хуҗасы ачык күңелле кеше булып чыкты.
— Элгәре колхоз эшендә йөрдем, фермада атлар карадым, — дип искә алды ул. — Күмәк хуҗалык таркалгач, хатыным белән якындагы Туймазы шәһәренә эшкә чыгып киттек. Анда янгын сүндерү отрядында хезмәт иттем, бер предприятиедә тракторчы булып та эшләдем. Аннан инде күмәртәләп сәүдә итү базасына каравылчы булып эшкә кердем. Андагы эш графигы минем өчен бик уңайлы. Бер көн вахтада булганнан соң, шәхси хуҗалыкта эшләргә, мал-туарны карарга вакытым күп кала.
Венера һәм Рузил Ибәтулиннар үз хуҗалыгын үстерүгә 7-8 ел элек ныклап тотынган. Быел хуҗабикә ике сыер сауган, киләсе елда аларны арттырырга исәп тоталар.
— Сөт продукциясен хәзерләүчеләргә тапшырмыйбыз, — ди йорт хуҗасы. — Белгән кешеләр өйгә килеп тә ала, үзебез дә илтеп бирәбез. Шәһәрнең бер бистәсенә әйләнә баручы Әгертамакта мал-туар асраучы хуҗалыклар азайды. Безнең урамда да сирәгәйде алар.
Шулай да Ибәтуллиннар төп керемне ит җитештереп сатудан ала торгандыр. Гаилә башлыгы телгә алуынча, алар ел саен сугымга 4-5 баш яшь мал симертә.
— Яз үгез бозауларны сатып та алгалыйбыз, — ди ул. — Без яшь малларны көтүгә чыгармыйбыз, абзарда тотабыз. Шуңа сыйлы азыкны ел да мул хәзерлибез. Үзебезнең бакчада мал чөгендере үстерергә дә иренмибез. Симерткәндә малга фуражны да күп ашатырга кирәк. Көзен 3-4 тонна арпа кайтарып куям, азык ваклагыч машина бар. Әле дүрт үгез симертәбез. Кышкы айларда өч башын тотынырбыз, дип торабыз. Алдан әйтеп куйган кешеләргә итнең килограммын 220 сум белән биреп җибәрәбез. Югары кондициягә җиткерелгән бер үгездән безнең кесәгә 50 мең сумнан артыграк акча керә.
Ишле мал асрау, үзләре җитештергән продукцияне сату гаиләнең җитеш тормышын тәэмин итә дә инде. Ибәтуллиннарның өлкән кызлары Илмира Әлмәттәге югары уку йортының түләүле бүлегендә укый икән. Моның өчен институт кассасына ел саен тиешле сумманы кертеп барырга кирәк. Аның энесе Рөстәм бүген авыл мәктәбенең 6нчы сыйныфында белем ала. Кул арасына кергән малай, әтисеннән күреп һәм өйрәнеп, крестьян хезмәтенең тәмен татып үсә.
— Менә юлларны чистартырга 45 мең сумга яңа кар эттергеч алып кайттым, — ди Рузил Фәнис улы. — Кышка минем техника әзер, дип әйтергә була. Авыл Советы шундый эшләргә мине җәлеп итә бит. Кышын биш авылдагы урамнарны тазартырга туры килә. Килешү буенча эшләгәч, үземә дә файдасы ярап кала, чөнки ягулык-майлау материалларын, запас частьләрен дә алырга кирәк.
Кырыс базар мөнәсәбәтләре шартларында үзләрен ышанычлы тоючы Ибәтулиннар бүген хуҗалыкларын арытаба киңәйтү нияте белән яши. “Әнә, аръяк урамдагы Шәяхмәтовлар шәхси ихаталарындагы сыер малын 10 башка җиткергән. Безгә алар матур үрнәк күрсәтә. Шуңа без дә маллар санын ишәйтү, ит-сөт продукциясен күбрәк җитештерү турында планнар корабыз,” — ди булдыклылыгы белән авылдашларының ихтирамын яулаган Рузил Фәнис улы.