+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
22 ноябрь 2014, 20:59

Булдыклылык эш нәтиҗәләрендә күренә

Федоровка районы аграрийларының югары казанышлары республика Хөкүмәте Дипломы белән билгеләнде.Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан 14 ноябрьдә Уфада үткән тармак алдынгыларын бүләкләү тантанасында Федоровка районына авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүдә югары күрсәткечләргә ирешкәне өчен Башкортстан Хөкүмәтенең Дипломы тапшырылды. Әйтергә кирәк, федоровкалыларның аграр җитештерүдә республикада әйдәп баручылар югарылыгына күтәрелүе очраклы түгел. Соңгы берничә елда район җитәкчелеге тырыш хезмәт коллективлары белән берлектә авыл хуҗалыгы тармагын чын мәгънәсендә яңача үсеш дәрәҗәсенә чыгаруга иреште. Бу исә агымдагы елның тугыз ай йомгакларында да ачык чагыла.

Бүген Федоровка районының аграр тармагын 5 авыл хуҗалыгы кооперативы, җаваплы-лыгы чикләнгән 13 җәмгыять, 136 крес­тьян-фермер хуҗалыгы һәм 7150 шәхси хуҗалык билгели. Тугыз айда алар тарафыннан 1745,5 миллион сумлык тулай продукция җитештерелгән. Шуның 671,4 миллион сумы — авыл хуҗалыгы предприятиеләренә, 181,1 миллион сумы крестьян-фермер хуҗалыкларына туры килә. Әлеге күрсәткеч үткән ел нәти-җәләренә карата 141,6 процент тәшкил итә.
Аграр җитештерүдә үсемлекчелек тармагы да, терлекчелек тә мөһим урын били. Дөрес-рәге, алар икесе дә комплекслы үстерелә. Әйтик, үсемлекчелеккә килгәндә, районда чәчүлек мәйданнары 84,1 мең гектарны алып тора. Шуның 48,5 мең гектарын бөртеклеләр били. Әлеге күрсәткеч буенча Федоровка районы, Стәрлетамак һәм Мәләвез районнарыннан кала, республиканың көньяк өлешендә өченче урында килә. Иң мөһиме — әлеге мәйданнарда югары уңыш үстереп алына. Мәсәлән, быел районда 82,8 мең тонна ашлык җыеп алынган, уртача уңыш гектарыннан 17,1 центнер тәшкил иткән.
Федоровка — шикәр чөгендере үстерүгә махсуслашкан әйдәүче районнарның берсе. Гомумән, Мәләвез шикәр заводын тәэмин итүче районнар арасында татлы тамыр плантация-ләренең иң зур өлеше Федоровка биләмәлә-ренә туры килә. Быел ул, мәсәлән, 3200 гек­тар­да үстерелгән. Уртача уңыш гектарыннан 251 центнер тәшкил иткән.
Федоровка районы көнбагыш игүдә дә югары эш күрсәткечләре белән дан тота. Быел бу культура районда 7620 гектарда үстерелеп, төшем 13,2 центнер тәшкил иткән. Ә менә “Азат” җәмгыятендә көнбагыш басуларының һәр гектарыннан уртача 20 центнер уңыш җыеп алуга ирешкәннәр. Әйткәндәй, бу хуҗалык быел көнбагыш сатудан гына да 30 миллион сумлык керем алырга исәп тота. Иң мөһиме — мондый хуҗалыклар районда байтак. “Азат” җәмгыяте белән бергә Фрунзе исемендәге кооператив-ның, “Гавриловка”, “Агросервис” җәмгыять-ләренең, Ш. Х. Ибраһимов, Р. М. Йосыпов крестьян-фермер хуҗалыкларының һәм баш-каларның эшчәнлек күрсәткечләре республика күләмендә дә үрнәкле булып тора.
Гомумән, районда үсемлекчелек тармагында ел саен 80-90 мең тонна ашлык, 45-50 мең тонна шикәр чөгендере һәм 4-5 мең тонна көнбагыш үстереп алу бурычы куелган. Һәм районның аграр тармагы соңгы елларда әлеге югары биеклеккә тулысынча ирешеп килә.
Үсемлекчелектәге кебек, терлекчелек тармагында да югары максатлар билгеләнгән һәм нәтиҗәлелек күрсәткече дә шуннан калышмый. Бүген районда 27 мең башка якын сыер малы асрала. Аларның 11 мең чамасы, шул исәптән 4385 савым сыеры, авыл хуҗалыгы предприя­тиеләренә туры килә. Тугыз айда 6915 тонна сөт җитештерелеп, шуның 5607 тоннасы дәүләткә сатылган. Шушы ук чорда 964,3 тонна ит җитеш­терелеп, 817,6 тоннасы сәүдәгә чыгарылган. Ике юнәлештә дә район узган еллар күрсәт­кечләрен ярыйсы ук яхшыртуга ирешкән.
Бер үк вакытта районда терлекчелекнең башка юнәлешләре дә нәтиҗәле үсеш ала. Атлар саны 500 башка җитсә, казчылык пред­прия­тиесендә 50 мең чамасы су кошы исәпләнә. Сарыкчылыкны үстерү юнәлешендә дә анык адымнар ясала.
Аңлашыла, дәүләт, республика Хөкүмәте тарафыннан тиешле ярдәм булмаса һәм район җитәкчелеге тармакны үстерү юнәлешендә чын-чыннан комплекслы эш алып бармаса, мондый югары күрсәткечләр булмас иде. Әйтик, сөт-челек юнәлешенең соңгы берничә елда ныклы үсеш алуын районда Президент Рөстәм Хәми-тов башлангычы белән республика күләмендә тормышка ашырылучы “500 ферма” программасына бәйлиләр. Мәсәлән, соңгы ике елда әлеге программа кысаларында Фрунзе исемендәге хуҗалыкта ике ферманы да нигездән үзгәртеп корганнар. Бүген исә “Искра” һәм “Родина” хуҗалыкларында өч сөтчелек фермасын әлеге программа буенча төзекләндерү бара. Әлеге эшнең нәтиҗәлелеге күз алдында. Мәсәлән, берничә ел элек Фрунзе исемендәге хуҗалыкта ай саен 1 миллион сумлык сөт сатсалар, быел җәй айларында әлеге күрсәткеч 2 миллион сум үрен үтеп китте.
Әлбәттә, мал азыгы хәзерләүгә тиешле игътибар бирелү дә бу күрсәткечкә мөһим өлеш кертә. Районда менә инде берничә ел дәва­мында һәр баш малга 25-30 центнер исәбеннән мал азыгы хәзерләү бурычы куела һәм бу план һәрдаим үтәлеп килә.
Техника алуда булган дәүләт ярдәме исә үсемлекчелектәге күрсәткечләрне яхшыртуда ныклы нигез булып тора. Бу җәһәттән 9 айда район хуҗалыкларына гомум бәясе 71 миллион 684 мең сумлык 45 берәмлек техника сатып алынган. Алар арасында җиде “Акрос-530”, ике “Полесье” комбайннары, үзйөрешле ике чапкыч һәм “МТЗ”, “ХТЗ” маркалы 11 трактор да бар. Сатып алынган гомум техника бәясенең 35 проценты республика казнасыннан субсидиялән-гән. Гомумән, ел башыннан Федоровка районы тармак үсешен дәртләндерүгә юнәлтелгән төрле программалар буенча 71,4 миллион сумлык субсидия алган.
Бер үк вакытта район грант проектларында да актив катнаша. Мәсәлән, агымдагы елда “2013-15 елларда Башкортстан Республика-сының крестьян-фермер хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү” һәм “2013-15 елларда Башкортстан Республикасында эш башлаучы фермерларга ярдәм” программалары буенча грант алуга конкурста катнашу өчен районның алты крестьян-фермер хуҗалыгы заявка биргән. Аларның дүртесе җиңеп чыгып, 6 миллион 186,6 мең сум күләмендә грант алган.
Иң мөһиме шул: Федоровка районының нәтиҗәле эшләүче аграр тармагында дәүләт ярдәме, кайбер төбәкләрдән аермалы, комга салгандай, җиргә кереп югалмый, ә яхшы шытым биреп, үстереп алынган мул уңыш рәвешендә дәүләт казнасына тагы да зуррак күләмдә әйләнеп кайта. Хәер, ил һәм республика җитәк-челегенең аграр тармакны үстерүгә юнәлтелгән күпсанлы программалары да нәкъ шушы максатны күз уңында тота. Бу җәһәттән Федоровка районындагы алдынгы эшчәнлек тәҗрибәсе башка территорияләр өчен дә яхшы үрнәк була ала.
Читайте нас: