+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
22 ноябрь 2014, 21:02

Кеше күңеленә дә “инвестиция” кирәк

“Киров” аграр предприятиесе быел республикада “Иң яхшы токымчылык заводы” дигән сертификат алды.Башкортстанда җитештерү белән шөгыльләнүче аграр предприятиеләр саны меңнән арта. Бу көннәрдә хуҗалыкларда уңышлар барлана. Һөнәри бәйрәм көннәрендә авыл уңганнарының хезмәтенә бәя бирелә. “Кызыл таң” гәзите журналистлары авыл яшәешенә, игенчеләр, терлекчеләр һәм тармакта фидакарьлек күрсәтеп көч салучы башка һөнәр ияләре турында язмаларга һәрвакыт өстенлек бирде.Күптән түгел шундый матур чара Дүртөйле районының “Киров” токымчылык заводы” җәмгыятендә үтте. Гәзит укучылар игътибар иткән булса, биредә үткәрелгән авыл эшчәннәре бәйрәмендә без берничә ел рәттән катнашабыз. Гел бер үк хуҗалыкны мактыйсыз, әллә башка алдынгылар юкмы, дигән сорау тууы да ихтимал. Ә аның сере бик гади. Бер хуҗалык мисалында без соңгы берничә ел эчендә җитештерү күләменең, хезмәт хакларының һәм халыкның тормышы яхшы якка ничек үзгәргәнен күрсәтергә теләдек. Биредә соңгы ун елдагы казанышлар аграр предприятиенең матди базасында гына түгел, авылларның социаль йөзендә, шәхси ихаталарның муллыгында да матур чагылыш тапкан.

Читайте нас: