+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
27 ноябрь 2014, 21:41

Күрсәткечләр яхшы булгач, күңелләр күтәренке

Вакыт агымсудай. Менә тагын бер ел ахырына якынлаша. Һәр өлкәдә башкарылган эшләргә нәтиҗә ясала, уңышлар барлана, киләчәккә ниятләр билгеләнә. Дүртөйле районы авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре дә һөнәри бәйрәмнәрен матур күрсәткечләр белән каршылады.

— Игенчеләребез мул уңыш үстереп алуга иреште. Ашлыкның тулай җыемы 79 мең тонна, гектар көче 20 центнер тәшкил итте, — дип билгеләде район хакимияте башлыгы Ринат Хәйруллин, авыл уңганнарын хөрмәтләү уңаеннан оештырылган тантананы ачып. — Һәр елдагыча, алдынгылар сафында “Вәлиев”, “Ленин”, “Россия” хуҗалыклары. Аларда һәр гектардан 28-30 центнер уңыш җыеп алынды. “Урак батырлары” дигән мактаулы исемгә комбайнчыларыбыз Ранус Әхмәдуллин, Фәрит Фәйзрахманов, Александр Чернышев, Алексей Котлыяров, Ранис Хаҗиев лаек булды. Алар “Нива-эффект”, “Дон-1500”, “Полесье-1218” маркалы басу кораблары бункерыннан 11 мең центнердан 21 мең центнерга кадәр ашлык бушатты.
Читайте нас: