Хуҗалык элек-электән мал асрап, иген үстереп дөнья көткән. Биредә без ай ярым чамасы элек, җәйләүдә асралган малларны фермаларга кайтарган көннәрдә булган идек. Бу якларда табигать тә икенчерәк. Казахстан чүллекләренә охшаш мәйданнар да бар, җир астыннан бәреп чыккан чишмә сулары белән баетылган елга-күлләре дә бихисап. Терлекчелек белән шөгыльләнү өчен биләмәләре ялан үләннәренә бай. “Урал” районда малларны күп асраучы хуҗалыклар исәбендә.
— 1100 чамасы сыер малы бар, шуның 350се савым сыеры, — ди кооперативның баш зоотехнигы Гаян Морзабаев. — Йөз баш ат асрыйбыз. Элек бездә сарыкчылык тармагы көчле иде. Аларның 3500 баштан арткан чаклары хәтердә. 2008 елда Ставрополь краеннан 150 баш токымлы терлек алып кайттык. Хәзер үрчетәбез. Күреп торасыз, бездә әлеге юнәлешне үстерү өчен табигый шартлар ифрат яхшы.
Янәшәдә генә Өршәк елгасы ага. Морадымны урталай бүлеп аккан елга “Билле кылыч” дип атала. Өстәвенә, балыкның ниндие генә юк!
— Читтән килүчеләр ничек кабул итә торгандыр, без менә шунда рәхәтләнеп яшибез инде, — ди Гаян Әбрар улы биектән күренгән авылга ымлап. — Быел гына унбишләп гаилә яңа йорт салды. Авыл Советы буенча дөньяга килүче сабыйлар саны да егермегә туладыр. Унбер еллык мәктәп тә үзебездә. Заманча җиһазландырылган мондый белем учаклары районда икәү генә. Быел 180нән артык бала укый. Киләсе елга алар тагын да ишәячәк дип көтелә.
Бары бер Морадым авылында гына хуҗалык малларының биш көтү тәшкил иткәнен ишеткәч, тәмам хәйран калдык. Җиде йөз баштан артык сыер малы булу, әлбәттә, бу авылда кемнәр һәм аларның ничек яшәвен күрсәтә. Кызганычка каршы, авыл халкын күптәннән бер проблема борчый: алыпсатарлар шәхси ихаталардагы итнең килограммын 180-190 сумнан да кыйммәткә алмый икән. Халык авылга зур суыткыч сатып алу һәм ит чималын шунда туплап озату мәсьәләсен күтәрә. Әмма әлегә бу проблеманы хәл итүне үз өстенә алырга теләүче күренми.