Фермада ремонт июльдә генә башлануга карамастан, күләмле эш башкарылган: түбә алмаштырылган, җилләтү шахталары урнаштырылган, пластик тәрәзәләр куелган, идән җәелгән, азык “өстәлләре”, сөтүткәргеч, су җылыткычлар урнаштырылган, электр һәм су челтәрләре тулысынча алмаштырылган, хезмәткәрләр өчен душ һәм ял бүлмәләре булдырылган.
— Мондый шартларда начар эшләү — оят. Хәзер фермаларда чиста, якты — туфли белән йөреп була. Малларга да “Бездән — шартлар, сездән — сөт!” дип, сыртларыннан сыйпап кына торабыз, — дип шаярта савучылар. — Алар өчен дә яхшы шартлар зур әһәмияткә ия, яңартылган биналарда малкайларның сөте күзгә күренеп арта.
— Белгечләр соңгы җиһазларны урнаштыра. Ферма, чыннан да, танымаслык булып үзгәрде, бөтен нәрсә автоматлаштырылган. Элекке фермалар тарихта торып калды. Иң мөһиме — мондый шартларда сөт җитештерү 1,5 тапкыр арта, — ди Кирәмәт фермасы мөдире Олег Айдимиров.
“Алга” токымчылык заводы, республикада беренчеләрдән булып “500 ферма” программасына кереп, башкаларны да артыннан ияртте. Бүген районның 8 хуҗалыгы, әлеге программада катнашып, хезмәткәрләр һәм маллар өчен тудырылган яхшы шартларда эшләүнең никадәр нәтиҗәле булуын күрсәтте.