+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
18 декабрь 2014, 21:14

“Савымнан соң чәй эчеп, сауна керәбез”

Ел ахырына 5 мең килограмм үрен яуларга җыенучы савучылар хезмәт шартларыннан канәгать.Авыргазы районы хуҗалыклары кышлату чорына ныклы әзерлек белән керде. Аграр предприятиеләрдәге 18 ферма да “әзерлек паспорты”н вакытында алды. Авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, быел һәр малга 47 центнер исәбеннән азык тупланган. “Урожай”, “Дружба” һәм Салават исемендәге хуҗалыклар, ит һәм сөт җитештерү күрсәткечләрен елдан-ел арттыру белән беррәттән, райондагы аграр предприятиеләргә токымлы мал белән дә ярдәм итә.

Районда авыл хуҗалыгын үстерү программасы эзлекле тормышка ашырыла. Ул, беренче чиратта, тармакны модерни­зацияләү һәм җитештерүне ел саен 10-15 процентка үстерүне күз уңында тота.
— Аграр хуҗалыкларда 15 мең баштан күбрәк сыер малы, шул исәптән, 5 мең савым сыеры бар. Әлеге күрсәткеч соңгы 5-6 елда җитештерүдәге тотрыклылыкны тәэмин итә, — ди авыл хуҗалыгы идарәсенең баш зоотехнигы Рәфыйк Абдрахманов. — Узган елда райондагы терлекнең 23 проценты токымлы яшь мал исәбенә яңартылды. Республика районнарыннан һәм чит өлкәләрдән дә югары продуктлы таналар алдык. Салаватлылар, мәсәлән, узган елда Чакмагыш районыннан 100 баш тана кайтарды. Иң мөһиме — мал санын әллә ни арттырмыйча да җитештерүне үстерүгә ирештек.
Авыргазылылар узган елда һәр сыердан уртача 4850 килограмм сөт савып алган иде. Соңгы мәгълүматлар буенча, савым бу көннәрдә, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 200 килограммнан артыграк. Димәк, ел ахырына кадәр район хуҗалыкларының әлеге күрсәткечне 5 мең килограммга җиткерү ышанычы зур. Әйткәндәй, күптән түгел республика авыл эшчәннәре һәм агросәнәгатьчеләре бәйрәме тантанасындагы чыгышында Президент Рөстәм Хәмитов, уртача савымны 7 мең килограммга җиткерүче “Урожай” хуҗалыгын телгә алып, башкаларга үрнәк итеп куйган иде. “Урожай”лылар республика күрсәт­кеченнән ике тапкыр күбрәк савымга ирешкән!
“Салават” крестьян-фермер хуҗалыгы җәмгыяте дә терлекчелектәге уңышлары белән республикада мактаулы аграр предприятиеләрнең “үкчәсенә басып” килә.
— Җитәкче буларак, мин ил башлык­ларының аграр тармакны үстерүдә, авыллардагы тормышны җанландыруда терлекчелеккә “локомотив” буларак өс­тенлек бирүенә бик куандым, — ди хуҗа­лык башлыгы Василий Федоров. — Җитештерү белән нәтиҗәле шөгыльләнү­челәргә дәүләт ярдәм итә. Ә авылның яшәеше бүген ферма белән басуга бәйле.
Нагадак фермасы янәшәсендәге иркен мәйданда көр сөтлебикәләрне күргәч, хәйран калырга була. Бәйсез асралучы савым сыерларына печән дә, салам да мул. Улаклардагы витаминга баетылган катнашазыкның хуш исе еракларга таралган. Әлбәттә, хәзер булдыклы хуҗаларның һәммәсе дә токымлы мал сатып алганчы ук башта азыгын сыйфатлы һәм мул итеп хәстәрли. Аннары гына савучыдан күбрәк продукция таләп итә. Кара-чуар токымлы савым сыерлары үстереп сатучы токымчылык хуҗалыгы статусына ия “Салават”. Биредә сыер маллары 600 баштан арта, шуның 200е — савым сыерлары.
Хезмәт юлын нәкъ 30 ел элек савучы булып башлаган ферма мөдире Валентина Филиппова коллективтагы эшчеләрнең генә түгел, һәр төркемдәге малларның да нәрсәгә сәләтле булуын яхшы белә. Өстәмә азыкны да кайсы сыерның күпме сөт бирүенә карап бүлә.
— Бу ел бик истәлекле булды, — ди Валентина Дмитриевна. — Токымлы таналарны ерактан сатып алдык. Алар җәйләүдә чакта ферма бинасына реконструкция үткәрелде. Төзелеш һәм савым линиясе җиһазларын сатып алуга хуҗалык 2 миллион сум чамасы акча тотынды. Кышлатуга яңартылган ферма һәм яшь таналар белән кердек. Биредә терлекчеләр өчен дә уңайлы шартлар тудырылды. Ял итү бүлмәсе генә түгел, ферманың саунасына кадәр бар.
Читайте нас: