+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
25 декабрь 2014, 20:58

Бүләккә — саву аппаратлары

Авыргазы районында “Җанлы ихата” социаль программасын тормышка ашыру чикләрендә биш шәхси хуҗалыкка заман таләпләренә җавап бирүче саву аппаратлары тапшырылды.

Аларны Чуваш Карамалысы авылыннан — Василий Фомин, Иске Куҗактан — Расих Рәфыйков, Кәлчер-Бураннан — Айрат Кадыйров, Иске Ибрайдан — Филүс Мәүлиханов, Наумнан Андрей Бухарин алды. Алар үз ихаталарында кимендә җиде сыер асрый. Шуңа күрә һәрберсе 20 мең сум торган яңа җиһазлар авыл эшкуарларына бик ярап калды. Программа шартларына ярашлы, саву аппараты бәясенең 80 проценты — район бюджетыннан, ә калганы аны алган кеше исәбеннән түләнә.
— “Җанлы ихата” программасына быел кердем. Шәхси хуҗалыгымда унике сыер малы, шул исәптән җиде савым сыеры асрыйм. Безнең сөт продуктларын шәһәрдә көтеп алалар. Сыерларны моңарчы кул белән сава идек, хәзер менә аппарат булды. Район җитәкчелегенә, Ибрай авыл хакимияте башлыгы Юрий Ефимовка моның өчен зур рәхмәт, — ди Филүс Мәүлиханов.
Читайте нас: