+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
27 декабрь 2014, 23:57

“Корыч атлар” – иярле, егетләребез – егәрле!

Иглин районының Балтика авылы биләмәсендә юлларны кардан чистарту эше төгәл оештырылган.Күпләп кар яву мәшәкатьләр арттырырга, кайвакыт гадәттән тыш хәл тудырырга да мөмкин. Кар баскан юллардан җәяүлеләр дә, техника да үтә алмый. Сер түгел, шәһәрдә бу мәсьәлә җитди контрольдә. Ә менә авыл җирендә хәл катлаулырак. Моңа кадәр бу эш хуҗалыклар иңендә булды. Бүген исә юллар өчен авыл биләмәләре җаваплы. Алар кышкы чорда сынатмыймы? Нинди оешмалардан техника җәлеп ителә? Ягулык өчен кем акча түли? Иглин районының Балтика авылына юл төшкәч, шул хакта да сораштык.

— Кышкы чорда Балтика, Ленинское, Субакай, Буден­новский һәм Загорское авылларында 48 чакрым юлларны кардан чистартабыз, — диде Балтика авылы биләмәсе башлыгы Венера Карунос. — Үзебезнең “МТЗ-82” тракторы бар. Механизатор Александр Куимов вазый­фасына җаваплы карый. Иртә таңнан төнгә кадәр эшли. 15 чакрым юлларны чистартырга районның юл-ре­монтлау төзү идарәсе ярдәм­ләшә. Хезмәт­тәшлек нә­тиҗә­сендә Балтика­дан Иглинга турыга 16 чакрым араны үтеп барып җитәбез. Урау юл 26 чакрым булыр иде. Урам көзгедәй ялтырап торса да, канәгать­сезлек белдерү­челәр бар. Сәбәбе гади. Биләмә территориясе зур, техника бер авылдан икен­чесенә барып җиткәнче, ярыйсы гына вакыт үтә. Халыкка тиз кирәк. Шул ук вакытта, хәлебезгә керүчеләр, мөмкин­лекләре­безне аңлаучы­лар да бар. Юлларны кардан чистарт­кан өчен халыктан акча җы­елмый. Бу мөһим эшне үз көчебез белән башкарабыз.
Субакай авылында кар эттерүче тракторны очраттык.
— Тәүлегенә 200 чакрым юлларны кардан чистартабыз, — диде механизатор Константин Сережкин. — Эшне вакытында төгәлләү өчен “корыч атларны” төнге өчтә үк “иярлибез”.
Әле озын кышның башы гына. Димәк, карлар күпләп явачак чор да, бураннар да алда. Ничек кенә булса да, Балтика авылы биләмәсендә яшәүчеләр борчылмый. Биредә юллар һәрвакыт кардан чистартылачак.
Читайте нас: