Ни күрим, каршымда яраткан җырчыларымның берсе Радик Динәхмәтов басып тора! Күземә генә күренә дияр идем, бозау караучы яшь хатыннарның аңа “Радик абый!” дип дәшкәнен ишетәм. Ул аларга җавап итеп хас Динәхмәтовча тыйнак итеп елмаеп та куя әле, җитмәсә. Юк, ялгышу мөмкин түгел, Яңа ел могҗизасы бу! Тик нигә әле ул өстенә эш халаты киеп алган, кулына сәнәк тоткан? Шул арада бүлмәсеннән мине каршы алырга чыккан Венера ханым Ногманованың командирларча көр тавышын ишетәм:
— Радик Барыевич! Әнә синең яныңа гәзиттән килделәр! Без сөйләшкәләгәнче Зөлфияңне чакыр да карточкага төшәргә әзерләнегез!
Күземә яраткан башкаручым булып күренгән мөлаем егет комплексның алдынгы мал караучысы Радик Сөләйманов булып чыкты. Венера Әхәт кызы әйтүенчә, аның карамагында 150 баштан артык яшь бозау. Ифрат җаваплы эш йөкләтелгән аңа, комплексның бүгенгесе дә, иртәгәсе дә аның кулында. Радик Барый улы шушы җаваплылыкны тулысынча тоеп эшли. Бозаулар көн саен 500-600 граммга артып, әкияттәгечә, ай үсәсен көн үсә.
Ә инде Радикның хатыны Зөлфия Зөфәр кызына сыер савуда тиңнәр юк. Берүзенә 150 баш савым сыеры! Бер сыеры тәүлегенә уртача 12 килограмм сөт бирә.
— Безнең 300 баштан артык савым сыерын нибары дүрт оператор хезмәтләндерә. Ике көн эшләп, ике көн ял итәләр. Төп бурычлары тел тидергесез башкаруда. Зөлфиябез барысына да үрнәк булып тора. Шактый еш алышынып торучы кызларны да эшкә ул өйрәтә, шуңа без аны “мастер-оператор” дип кенә йөртәбез, — ди алдынгы савучы турында комплекс җитәкчесе.
— Быел идарә бинасында хезмәт алдынгыларының Почет тактасын булдырырга ниятлибез. Без аны “Маяк”ның маяклары” дип исемләргә уйладык, — ди “Маяк” җәмгыяте директоры Фәнзил Идрисов.
Фәнзил Мазһар улы — әйткәнен эшли торган егет. Димәк, Почет тактасында “Маяк”ның ышанычлы маяклары Зөлфия һәм Радик Сөләймановларның фотосы да урын алачак.