Докладта яңгыратылуынча, былтыр Федоровка районында 3 миллиард 102 миллион сумлык тулай продукция җитештерелгән. Бу 2013 елга карата 105 процент тәшкил итә. Шуның 2 миллиард 16 миллион сумы аграр тармакка туры килә. Бу җәһәттән райондагы барлык 22 авыл хуҗалыгы предприятиесе дә былтыр табышлы эшләгән.
Үсемлекчелек тармагына килгәндә, җәмгысы 76,5 мең тонна бөртеклеләр уңышы җыеп алынган. Уртача уңыш гектарыннан 15,8 центнер тәшкил иткән. Бу җәһәттән Радик Гыйльметдин улы аеруча “Азат”, Фрунзе исемендәге, “Нива” хуҗалыкларының югары эш күрсәткечләрен мактап телгә алды. “Маяк”, “Агросервис”, “Заветы Ильича” һәм “Гавриловка” хуҗалыклары да күрсәткечләрен сизелерлек яхшырткан.
Терлекчелек тармагында да продукция җитештерүне арттыруга ирешкәннәр. Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 8803 тонна сөт (2013 елга карата 104,9 процент) һәм 1275 тонна ит (103,4 процент) җитештереп сәүдәгә чыгарылган. Биредә дә тәү чиратта Фрунзе исемендәге, “Гавриловка”, “Азат”, “Нива”, “Искра” хуҗалыклары әйдәп бара. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: узган елда районда 16 савучы дүрт мең килограмм, 4 савучы биш мең килограмм үрен үткән.